РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты
Казанның сайлау комиссиясендә III чакырылыш Казан шәһәре Думасы депутатларын сайлауга тавыш бирү өчен сайлау бюллетеньнарына сайлау берләшмәләренең исемнәрен һәм эмблемаларын урнаштыру өчен жирәбә салдылар.
Жирәбә салу нәтиҗәсендә, беренче номерны Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе /КПРФ алды, икенчене – Либераль-демократик партиясе/ЛДПР, өченчене – “Россия Коммунистлары”/”Коммунисты России” партиясе. Бюллетеньнардагы дүртенче юлны “Гадел Россия”/”Справедливая Россия” партиясе алачак, бишенчене – “Бердәм Россия”/”Единая Россия”. Шулай ук шәһәрнең Сайлау комиссиясе утырышы барышында сайлау бюллетеньнарын әзерләү тәртибен һәм текстын расладылар.
Казан мэриясе сайты шул хакта бәя итеп, искәрткәнчә, бердәм сайлау көнендә, 13 сентябрьдә, Татарстанда берьюлы республика Президентын һәм җирле советларга 7,5 меңнән артык депутат, шул исәптән Казан шәһәре Думасына 50 депутат, сайлаячаклар.
Былтыр Россия буйлап сәяхәт итүчеләрнең саны 30 процентка диярлек артып, 41,6 млн кеше тәшкил иткән. Моннан тыш, читтән керү туризмы да 16 процентка үскән.
Бу хакта бүген Ялтада РФ Дәүләт Советы президиумының Россиядә туризмны үстерүгә багышланган утырышында Россия Президенты Владимир Путин белдерде.
“Әлбәттә, агымдагы икътисади вазгыять, бәяләр конъюнктурасы, бәяләр, курс аермасы үз ролен уйный. Күп кенә чит илләрдә ял итү, моны рубльгә күчергәндә, билгеле, кыйммәтләнде. Әмма шунысы да ачык: безнең ил туристлык индустриясендә уңай үзгәрешләр булды”, – диде, аерым алганда, Владимир Путин.
Ул шулай ук күп төбәкләрнең туризмны үстерү белән җитди рәвештә шөгыльләнергә алынуын билгеләп узды. Туристлык комплекслары, кирәкле инфраструктура актив рәвештә салына һәм төзекләндерелә.
“Бөтен сезоннарда да ял итеп була торган бернинди арттыруларсыз дөнья дәрәҗәсендәге курортка әверелгән Сочины искә төшерү дә җитә”, - дип билгеләп узды РФ Президенты.
Ул ассызыклаганча, туристлык куәтен нәтиҗәле тормышка ашыру, үстерүгә комплекслы, системалы якын килү хисабына гына ирешеп була. Бу – сервисның югары сыйфаты да, уңайлы логистика да, төрле бәя категорияләрендәге кунакханәләрне киң сайлау мөмкинлеге дә, катгый экологик һәм табигатьне саклау стандартлары да, мәдәни-тарихи объектларга кешеләрнең бара алуы да.
“Россиядә ял итү уңайлы, кызыклы һәм очсыз, ә туристлык тармагы сизелерлек бюджет табышы китерсен һәм яңа эш урыннары булдыруга этәрсен, территорияләрнең социаль-икътисади үсеше катализаторы буларак хезмәт итсен, моношәһәрләргә, авыл җирлекләренә, Россиянең Төньяк һәм Арктика территорияләренә, Себергә һәм Ерак Көнчыгышка яңа мөмкинлекләр ачсын өчен бу сорауларның барысын да исәпкә алу зарур”, – диде Владимир Путин.
Киләчәктә дә заманча туристлык инфраструктурасын киңәйтүне ул беренче чираттагы бурычлар рәтендә булуын әйтте.
“Бизнес, озак вакытлы проектлар һәм программаларга ресурслар кертергә әзер булганнар өчен өстәмә стимуллар турында уйларга кирәк. Шундый тәкъдимнәр әзерләвегез һәм эшләвегезне сорыйм”, – диде РФ Президенты.
Утырышның стенограммасы Кремль сайтында урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе ТР Президенты сайлауларында тавыш бирү бюллетеньнәрен бастыра башлады. Барлыгы 2 млн 976 мең 733 һәм шуңа өстәп тагын 1,5 процент сайлау бюллетене бастырылачак. Бу —Татарстанда 1 июльгә булган сайлаучылар саныннан чыгып исәпләнә. 26-28 август көннәрендә бюллетеньнәр барлык сайлау комиссияләренә җибәреләчәк.
Бу хакта бүген журналистлар өчен “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексына оештырылган матбугат туры барышында ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бюллетеньнәрнең һәркайсы саклагыч челтәр төшереп, махсус яшькелт төсле буяу кулланып, вак шрифт белән эшләнелә. Шуңа да бюллетеньнәрнең күчермәсен яки ясалма бюллетеньнәр эшләп булмый. Бюллетеньдә ТР Президентына кандидатлар алфавит тәртибендә урнаштырыла. Алар А4 форматында, татар һәм рус телләрендә бастырыла.
“Мондый таләпләр муниципаль сайлаулар өчен бастырылачак тавыш бирү бюллетеньнәренә дә кагыла. Муниципаль дәрәҗәдә сайлау комиссияләре бюллетень төсләрен үзләре билгели”, - диде Әгъзәм Гобәйдуллин.
“Идел-Пресс” комплексы генераль директоры Әнәс Әскәров сүзләренчә, бюллетеньнәрне бастыру процессы басмаханәдә тәүлек әйләнәсе оештырылган һәм шуңа да бу процесс атна азагына тәмамланачак.
“Бюллетеньнәр яраксыз булып бастырылган очракта, алар махсус контейнерга салына һәм, комиссия тарафыннан беркетмә төзелгәннән соң, юк ителә”, - диде ул. Бюллетеньнәрне машина түгел, ә хезмәткәрләр саный. Аннан алар кисү участогына җибәрелә һәм, меңәрләп, пачкаларга туплана.
Искәртеп узабыз: Татарстанда бердәм сайлау көне быел 13 сентябрьгә билгеләнгән. Бу көнне татарстанлылар ТР Президентын һәм җирле үзидарәләргә депутатлар сайлаячак. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт территорияләрендә яшәүче сайлаучылар кулына 3 төрле тавыш бирү бюллетене тапшырылачак. Бу әлеге җирлекләрдә депутатларны бер мандатлы округлар һәм партия исемлекләре буенча сайлау белән бәйле.
КХДР Көньяк Кореяга Пхеньянга каршы пропагандасын туктату таләбе белән ультиматум игълан итте
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Әзербайҗан Республикасы Дәүләт чик хезмәте башлыгы генерал-полковник Эльчин Исаага оглы Гулиев белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Яклар кайбер юнәлешләр буенча киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.
Казанның үзәгендәге Бауман урамында бүген «Танцуй, триколор!» дигән бию акциясе узды. Аны Татарстан Республикасы Студентлар лигасы һәм шәһәрнең бер күңел ачу комплексы ярдәме белән "Штаб" креатив индустрияләр резиденциясе һәм "Бердәм Россия"нең Яшьләр гвардиясе" Татарстан төбәк бүлеге белән бергә оештырган.
Чара Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көненә багышланган иде.
Чара кысаларында бию флешмоблары булды, аларда теләгән барча кеше, хәтта иң нәниләр дә катнаша алды. Шулай ук республика башкаласының төрле бию мәктәпләреннән мастер-класслар да оештырылды. Биюнең төрле юнәлешләре, шул исәптән балалар спорт биюе, хип-хоп, бачата, сальса, брейк-данс һәм башкалар тәкъдим ителде.
Әйтергә кирәк, чара биюләр белән генә чикләнеп калмады: Бауман урамыннан узучылар футбол фристайлын да күзәтә алды. Акция барышында төрле бүләкләр уйнатылды. Шулай ук Россия флагы төсендәге тасмалар да таратылды.
Чарада барлыгы 200дән артык кеше катнашты. Шундый ук акция бүген Санкт-Петербургта да үтте.
Япония, РФ Премьер-министры Дмитрий Медведевның Итуруп утравына сәфәренә карамастан, Россия белән Курил утраулары язмышы һәм тыныч килешү төзү турындагы сөйләшүләрне дәвам итәчәк. Бу хакта, "Новости" РМА хәбәр иткәнчә, 24 август көнне Япония хөкүмәте башлыгы Синдзо Абэ белдергән.
Япония премьеры билгеләп үткәнчә, төнья территорияләрнең кайсы илнеке булуы турындагы мәсьәләләрне хәл итү, шулай ук Россия белән тыныч килешү төзү Токио мәнфәгатьләре өчен мөһим. Ул шулай ук проблеманы хәл итү өчен сөйләшүләрне дәвам итәргә җыенуын әйткән.
Дмитрий Медведевның шимбә, 22 август көнне, Курил тезмәсенә кергән Итуруп утрауларына сәфәре рәсми Токиода канәгатьсезлек тудырды. Япония тышкы эшләр министры Фумио Кисида үзенең Россиягә сәфәрен кичектереп торырга карар итте. Элегрәк Япония хөкүмәте генераль секретаре Есихидэ Суга Медведевның сәфәре "японнарның милли хисләрен яралый" дип ассызыклаган иде.
Мәскәүдә исә, ул визит болай да мөмкин түгел иде, чөнки килештерелмәгән, дип белдерәләр. Медведев үзе Курил утрауларына баруы белән канәгать булуын әйтә.
Бүген "Бердәм Россия" партиясенең ТТБ төбәк сәяси советы утырышы узды. Анда катнашучылар партиянең Генераль советы һәм "Бердәм Россия" яшь гвардиясе" Координацион советы адресына белдерү белән чыгыш ясады.
Сәяси совет утырышына Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм республика прокуроры урынбасары Сергей Старостин чакырылган иде.
Сәяси совет утырышы башында ук эчке эшләр министрына сүз бирелде. А.Хохорин билгеләп узганча, бүген республика законсыз уен салоннарын ачыклау һәм ябу буенча Россиядә лидерларның берсе булып тора. Министр сүзләренә караганда, закон чыгаручылар белән бергәләп законсыз уен бизнесы өлкәсендәге законнарны катгыйлатуга ирештек: быел 43 җинаять эше кузгатылды. Җәмәгатьчелектән уен салоннарына каршы көрәш буенча теләсә нинди хәбәрне кабул итәргә әзер. Моның өчен "Халык контроле" сайтында махсус опция булдырылган, аның буенча ЭЭМ на 179 хәбәр килгән.
Хохорин шулай ук "Бердәм Россия" сәяси советы әгъзаларына “Бердәм Россия” яшь гвардиясе” активисты, “Агенты” федераль проектының Татарстан вәкиллеге лидеры Эдуард Сәләхетдинов белән бәйле хәлне тикшерү барышы турында белдерде. "Өч шикләнелгән затның дәлилләре бар, аларның "Агенты" проекты кураторына һөҗүм итүдә катнашы булуы ачыкланмады. Тикшерү дәвам итә һәм минем шәхси контрольда", - дип белдерде ул.
Бүген утырышта ММЧдагы мәгълүмат кампаниясе буенча фикер алыштылар, сәяси совет әгъзалары фикеренчә, ул "Татарстан Республикасына каршы юнәлдерелгән" һәм "аптырашка калдыра".
"Бердәм Россия" БСП ТТБ Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, "Бердәм Россия" төбәк бүлеге һәрвакыт ачык хезмәттәшлеккә әзер, дип билгеләп үтте.
"Бу белдерүләр суд ярдәмендә ачыклау таләп итә. Хокукый нигезләнмәгән, хисси гамәлләрне без тикшерүгә басым буларак кабул итәбез һәм хокук саклау структуралары белән суд инстанцияләре бу вакыйга хакыйкатен һәм сәбәпләрен ачыклаячагына ышанабыз", - дип ассызыклады Татарстан "бердәмроссиялеләр"е лидеры.
Ул шулай ук "Бердәм Россия" БСП ТТБ секретаре "Бердәм Россия" яшь гвардиясе" төбәк штабы җитәкчесе Ксения Владимированың эштән китүен аңламавын белдерде һәм хезмәттәшләре игътибарын хәзергә кадәр аны эшеннән азат итү сәбәпләре буенча рәсми җавап алмавына юнәлтте.
Бүген "бергәләп ил һәм аның төбәкләре өчен актуаль булган законсыз уен бизнесына каршы көрәш мәсьәләләре буенча фикер алышуны бергәләп практик гамәлләргә күчерү турындагы карар" партиянең Генераль советы һәм "Бердәм Россия" яшь гвардиясе" Координацион советы адресына белдерелде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кайбыч районына эш сәфәрендә район активы белән очрашты һәм социаль объектлар ачу тантанасында катнашты.
Парламент башлыгы Кайбыч районы тыл хезмәтчәннәре мемориалына чәчәк куйды. Аннары Мәдәният йортында район активы җыелды. Район үсешенә нәтиҗәләр ясалды, проблемалы мәсьәләләр күтәрелде. "Кайбыч районында уңай үзгәрешләр күзгә ташлана, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин социаль объектлар ачу тантанасында күргәннәрдән хис-кичерешләре белән уртаклашып. - Алдагы сәфәремдә хастаханә буенча тәнкыйть сүзләре белдердем. Хәзер әнә бина ремонтланган, табиблар белән тәэмин ителгән, районда бары тик ике белгеч кенә юк, ә бу мәсьәлә дә хәл ителер дип уйлыйм", - диде.
Райондагы уңай үзгәрешләр турында муниципаль берәмлек башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сөйләде. Соңгы 5 елда Кайбыч районында 7 мәктәп ремонтланган, 7 ФАП төзелгән, 30 ФАП ремонтланган, 2 мәктәпкәчә учреждение һәм 7 спорт мәйданчыгы, заманча спорт комплексы ачылган. Биредә яшәүчеләр үтенече буенча урамнарга яктырткычлар куелган.
Район активы белән очрашуда Татарстан Президенты һәм җирле совет депутатлары сайлаулары турында сүз барды. Районда һәм республикада уңай үзгәртеп коруларны дәвам итәргә кирәк, моның өчен тотрыклы хакимият булырга тиеш, дип фикерен белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. "Нәкъ менә сайлаучылар хакимиятне формалаштыра" , - диде парламент иҗтәкчесе булачак сайлау кампаниясенең мөһимлеген ассызыклап. - Без янә Татарстан Президенты сайлауларына кайтабыз, безгә 7 716 депутат сайлап, муниципаль сайлауларны үткәрү зарур. Быел сәяси партияләрнең күп санлы булуы үзенчәлекле. Сайлау кампаниясен уңышлы үткәрәчәгебезгә ышанам".
Татарстан даими үсештә, социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча Россия төбәкләре арасында лидерларның берсе булып тора, кешеләр моны күрә, дип тәмамлады чыгышын парламент җитәкчесе.
Фәрит Мөхәммәтшин район активы белән очрашудан соң 50 урынга исәпләнгән "Сандугач" балалар бакчасын һәм Надеждино авылында күп функцияле үзәкне ачу тантаналарында катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.