ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2015 ел
дүшәмбе

Сеул репродукторлар ярдәмендә Корея Халык Демократик Республикасында пропоганда алып баруны туктатачак. Пхеньян, үз чиратында, чик тирәсендә Көньяк Корея солдатларын мина белән шартлату вакыйгасы өчен үкенүен белдерде. Шулай итеп, Көньяк Корея белән КХДР Корея ярымутравында кризисны көйләү буенча килештеләр, дип хәбәр итә ТАСС.

Бүген җирле вакыт буенча 12.00 сәгатьтә репродукторлар сүндереләчәк, дип белдерде Көньяк Корея президентының илкүләм куркынычсызлык мәсьәләләре буенча киңәшчесе Ким Гван Чжин. Аның сүзләренә караганда, Көньяк Корея "нормаль булмаган хәл" туган очракта, ягъни КХДР катнашында демилитаризацияләнгән зонада яңа вазгыять туган очракта репродукторларны янә эшкә җигәчәк.

Сеулда Пхеньян гафу үтенүләренә "беренчел игътибар" бирәләр, дип ассызыклады Ким Гван Чжин.

Шулай ук, КХДР үз кораллы көчләре өчен тулы хәрби әзерлекне кичектерә, диде ил лидеры Ким Чен Ын, дип белдерә Көньяк Корея ММЧ.

Ким Гван Чжин белдергәнчә, яклар ирешкән килешүдә, якын арада КХДР белән Корея Республикасы Корея ярымутравында киеренкелекне бетерү буенча яңа сөйләшүләр алып барачак. Хөкүмәт дәрәҗәсендәге мондый сөйләшүләр Сеулда яки Пхеньянда узарга мөмкин.


Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Расул Багернажад Шаян белән очрашты, ул үзенең Татарстандагы дипломатик миссиясен тәмамлый.

Иранның Казандагы Генераль консуллыгы 2007 елда ачылды, ә Расул Багернажад Шаян дипломатик вәкиллекне 2011 елның мартында җитәкләде.

Очрашу барышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Шаян әфәндегә милләтләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

"Әлеге еллар эчендә Татарстан белән Иран арасында рәсми, мәдәни, эшлекле, спорт делегацияләре белән алмашу активлашты, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.  - Парламентара элемтәләр ныгыды. Ә соңгы вакытта сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр пәйда булды".

Шаян әфәнденең шәхси дипломатик сыйфатларын югары бәяләп, Татарстан парламенты башлыгы аңа киләчәк тормышында һәм эшендә уңышлар теләде.

Расул Багернежад Шаян, үз чиратында, Дәүләт Советы Рәисенә Иранның Казандагы Генераль консуллыгының мәдәният, мәгариф һәм башка өлкәләрдәге элемтәне үстерү эшчәнлегенә ярдәм иткәне рәхмәт белдерде. "Казан дөньяның иң матур шәһәрләренең берсе санала, минем өчен ул икенче йортым булды, - дип белдерде Иран дипломаты. - Татарстан уңышларында без халыкның һәм республика җитәкчелегенең олы хезмәтен күрәбез. Татарстанның Россия Федерациясендәге абруен истә тотып, илләр арасындагы бөтен өлкәләрдә, бигрәк тә икътисад һәм туристлык тармагындагы хезмәттәшлекне активлаштыруга ярдәм итүегезне өметләнеп калабыз".

Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә ТР парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Татарстан Республикасы ЗАГСта язылышкан парларның мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә өзү процессын катлауландыру инициативасы белән чыгарга ниятли. Бүген ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә республиканың иң мактаулы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасында чыгыш ясаганда, аерылышулар саны күп булуы уңаеннан борчылуын җиткерде.

“Яшерен-батырын түгел, җәмгыятьтә аерылышуларга битараф мөнәсәбәт яшәп килә, шуңа күрә аерылышу системасын бераз катлаулындырырга телибез. Тормышта барысы да була – аңлашылмаучанлыклар, низаглар да, әмма юл куешып килешә белергә кирәк, шуңа күрә аерылышу процедурасы ЗАГС һәм судта да күпкә четерекле булырга тиеш, бу нисбәттән гамәлдәге системаны үзгәртү инициативасы белән чыгарга телибез. Безнең өчен гаиләләрнең нык булуы мөһим”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Якын арада Татарстан депутатларының Дәүләт Думасына шушы мәсьәлә буенча тәкъдимнәр кертүе көтелә.

ТР Президентын һәм муниципаль берәмлекләрдә депутатларны сайлаулар алдыннан ТР Үзәк сайлау комиссиясе начар күрүчеләр өчен басма мәгълүмати-аңлатма материалларын Брайль шрифты белән бастырган.

“РФ гражданнарының сайлау хокукларын тәэмин итү: сорау һәм җавапларда” брошюралары сайлау көнне тавыш бирү участокларында таратылачак, диелә ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәрендә.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе 13 сентябрьдә уздырылачак ТР Президентын сайлаулар көнендә файдаланылачак тавыш бирү бюллетеньнәрен бастырып бетерде. Барлыгы 2 млн 976 мең 733 бюллетень бастырылган, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте.

Бюллетеньнәр “Тетмедиа” АҖ филиалы булган “Идел Пресс” полиграфия- нәшрият комплексында, Татарстан Республикасы территориясендә ТР ҮСК һәм Казан каласының сайлау комиссиясе бюллетень бастыруга заказ биргән бердәнбер предприясендә, РФ Хөкүмәтенең 26 маендагы 952-р нчы номерлы боерыгы нигезендә бастырылган.

Бюллетеньнәр аларны җитештерү, илтеп тапшыру, саклау һәм ТР Президентын сайлау вакытында бюллетеньнәрне гамәлдән чыгару-юк итү өстендә эшләүче эшче төркем әгъзалары каршында тапшырылды. Бу көнне үк сайлау бюллетеньнәре 2 сентябрьдән алып алдан тавыш бирү уздыручы территориаль сайлау комиссияләренә юлланды. Алдан тавыш биргән бюллетеньнәр конвертларга салып, ябыштырылып, участок сайлау комиссияләренә җибәреләчәк. Участок сайлау комиссияләрендә алдан сайлаулар 9 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр уздырылачак.

Искәртеп узабыз: Татарстанда бердәм сайлау көне 13 сентябрьгә билгеләнгән. Бу көнне ТР Президенты һәм муниципаль берәмлекләрдә депутатлар сайлана.

Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Татарстанның Мамадыш районында булып кайтты. Анда Красная Горка җирлегендә 2220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, шулай ук мәдәният йорты һәм политехник көллият базасында ресурс үзәген ачуда катнашты.

"Радуга" балалар бакчасы - балалар өчен чын мәгънәсендә күркәм сарай: бүлмәләре зур һәм якты, заманча коммуникация чаралары белән җиһазландырылган. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов сүзләренчә, бу муниципаль берәмлектәге иң зур балалар бакчасы санала. Педагоглар составы конкурс буенча сайлап алынган, биредә эшләргә теләүчеләр 1 урынга 5 кеше булган.

Җирлек өчен аеруча кирәкле социаль объектны ачып, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булачак шәхесне формалаштыруда мәктәпкәчә белемнең әһәмиятен һәм анда тәрбиячеләрнең ролен ассызыклады. Ул "Радуга"да тәрбияләнәчәк балаларга тормышларында уңышлар теләде һәм мондый объектларда иң экологик материаллардан файдаланучы төзүчеләрнең эшен билгеләп үтте.  

Красная Горка авыл җирлеге составына кергән "Мамадыш" совхозы" авылында мәдәният йорты ачылды, тиздән китапханә дә булачак. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узганча, Татарстанда авыл мәдәният йортлары бушап калган, биналар тузган вакытлар да булды. Республикада тормышка ашырыла торган президент программасы аларны яңадан торгызу мөмкинлеген бирде. Шул ук вакытта Дәүләт Советы Рәисе Мамадыш районының республикадагы барлык 30 программада да актив катнашуын ассызыклады.

Сәфәрен дәвам итеп, парламент башлыгы  Мамадышның 87нче һөнәри көллиятендә булды:  500 студентны укытуга исәпләнгән объект кичә, капиталь төзеләндерүдән соң, үз ишекләрен ачты. Ремонттан соң биредә яңартылган укыту сыйныфлары булдырылган, бюджет урыннары саны да 15гә җиткән. Әмма, иң мөһиме, - биредә ресурс үзәге барлыкка килү, анда заманча тренажерларда индустриаль һәм агросәнәгать секторы өчен белгечләр әзерләнәчәк. "Республика өчен ресурс үзәкләре пәйда булу аеруча актуаль, чөнки хезмәт кешесе - сәнәгать икътисады үсеше нигезе. Моннан тыш, без күптән түгел җитди көрәштә 2019 елда WorldSkills эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионтын үткәрү хокукын яуладык, бу һөнәри кадрлар әзерләү эшенә аерым җаваплылык өсти", - диде Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш политехник көллиятенә иң яхшылар рәтендә булырга теләп.

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Иранның Казандагы Генераль консулы Рәсүл Багернежад Шаян белән очрашты. 

Очрашу "Казан" халыкара ат-спорт компексының сөйләшүләр залында үтте.

Генераль консулны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасында берничә тапкыр булганы, ә Казанга Иран делегациясе килүен әйтте. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, дипломат эше күчеп йөрүне һәм яңа вазыйфаларга билгеләнүгә әзер булуны күз алдында тота. Ул Рәсүл Багернежад Шаян әфәндегә Казандагы эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде. "Без сезнең эшегездән бик тә кәнәгать, - диде ул Шаян әфәндегә мөрәҗәгать итеп. - Сезне Татарстанда  яхшы сүз белән генә искә төшерәчәкләр". 

Рөстәм Миңнеханов Рәсүл Багернежад Шаян әфәндегә киләчәктә уңышлар теләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. 

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген шәех Хамад бән Ибраһим (Бәһрәйн Корольлеге) белән очрашты. 

Очрашу "Казан" халыкара ат-спорт комлпексының сөйләшүләр залында үтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. 

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында кунакны сәламләде һәм  килүе өчен шәехкә рәхмәт белдерде. Ул шәех Хамад бән Ибраһимга Казанда уңай тәэсирләр генә кичерүен теләде. 

Рөстәм Миңнеханов  Татарстан икътисады турында кыскача сөйләде һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы кысаларында алга таба хезмәттәшлекне үстерү өметен белдерде. ТР лидеры искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча ул "Россия - ислам дөньясы" төркемен җитәкли.

"Без ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлекне үстерүгә һәм элемтәләрне ныгытуга җитди карыйбыз", -  дип ассызыклады Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.  


Бүген Казанда Л.Н.Толстой исемендәге Музей-мәгариф  үзәге ачылды. ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре чараның мәртәбәле кунаклары булды.

Музей-мәгариф  үзәге элеккеге Дедева-Горталов утарында урнашкан, анда 1841-1845 елларда атаклы язучы һәм фикер иясе Лев Толстой яшәгән. Утарның төп йорты республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты булып санала. Музей интеравтив экспозиция һәм киң белем бирү функцияле яңа рәвештәге заманча музей учреждениесе буларак ачыла.

2014 елның декабрендә тарихи бинаны инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39нчы урта гомумбелем бирү мәктәбенә бирү турында карар кабул ителә. Казанда Толстой иҗатын өйрәнүчеләр вакыйгаларның мондый борылышына борчыла. ТР Министрлар кабинеты Казанда Толстой музеен оештыру турында карар кабул иткән мизгелдән, Милли музей хезмәткәрләре аны тулыландыру һәм үстерү буенча концепция вариантларын эшли. Соңрак, Р.Миңнеханов йөкләмәсе буенча, концепция белем бирү функциясен көчәйтү ягына үзгәртелә. Утар комплексын төзекләндерүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан 130 миллион сумнан артык акча бүленгән.

Бүген Л.Н.Толстой исемендәге музей-мәгариф үзәген ачу хөрмәтенә оештырылган бәйрәм кунакларын халык җырлары һәм биюләре белән каршы алдылар.

Рөстәм Миңнеханов утарның төр йортының янкормаларын карады, анда балчыктан әйберләр ясау, агачтан уеп ясау остаханәләре, тавыш яздыру студиясе, шулай ук укучылар өчен төркемнәр урнашкан, анда төрле мастер-класслар үткәреләчәк.

Музей-мәгариф үзәген игътибар белән карап һәм республика министрлыклары җитәкчеләренә балаларның мәктәптән үзәккә килү юлын уңайлы итеп эшләү йөкләмәсен биреп, Рөстәм Миңнеханов җыелучылар алдында чыгыш ясады.

Ул билгеләп узганча, үзәк Республика көне алдыннан ачыла. Музей гына түгел, ә мәгариф үзәк оештыру карары очраклы гына кабул ителмәде, дип искәртеп узды ул. "Без моңа үзебезнең мөнәсәбәтне үзгәртергә омтылдык, биредә 39нчы мәктәп урнашканны истә тотып, музей белән мәктәпне берләштерергә теләдек. Бүген без моның дөрес карар булуын күрәбез. Балалар музейга килергә генә түгел, биредә кул эшләре белән шөгыльләнергә, фольклор, Лев Толстой иҗатын өйрәнергә тиеш", - диде Р.Миңнеханов. Республика лидеры ассызыклаганча, бу пилот проекты, алга таба ул башка мәйданчыкларда да тормышка ашырылачак.

"Үсеп килүче буынны сакланырга тиешле традицияләрдә тәрбияләү мөһим", - дип белдерде Р.Миңнеханов. Ул архитектолар, төзүчеләр, мәктәп, республиканың Милли музее, шәһәр хакимияте вәкилләренә рәхмәт белдерде һәм Илсур Метшинның башта ук әлеге фикерне хуплавын ассызыклады.

Алга таба үзәккә Лев Толстойның оныгының оныгы, Россия Президентының мәдәният буенча киңәшчесе Владимир Толстой юллаган хаты укылды. "Мондый рухи тәрбия үзәге Лев Тостойга иң яхшы һәйкәл", - диелгән сүзләр бар, аерым алганда, әлеге хатта.              

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда, капиталь төзекләндерелгәннән соң, "Кояш нуры" яшүсмерләр клубын рәсми ачты.  Үзәккә аның белән бергә ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә килгән иде. 

"Кояш нуры" яшүсмерләр клубы 1999 елда ачылган һәм өстәмә белем бирү үзәге санала. Клубта гамәли сәнгать, спорт, бию, вокал һ.б. секцияләре эшли. 2014 ел азагында бина, канәгатьләнерлек хәлдә булмау сәбәпле, ябыла. Шуңа да карамастан, клуб үз эшен дәвам итә: аны күрше мәктәпләр үзенә сыендыра.

Төзекләндерү эшләре агымдагы елның февраль аенда башлана. 6 ай эчендә бинаның түбәсе алмаштырылган, фасады ремонтланган, җылылык һәм су белән тәэмин итү системасы яңартылган, эчке бизәкләү эшләре башкарылган.

Бүген үзәк янә үз ишекләрен ачты. Бер үк вакытта биредә 600гә кадәр бала шөгыльләнә ала.

Рөстәм Миңнеханов ремонтланган клуб бинасын карады: спорт залында булды, төрле түгәрәкләр эшчәнлеге белән танышты, шулай ук үзәктә тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар белән сөйләште. ТР лидеры клуб янындагы территорияне төзекләндерүне дә бәяләде. Аңа хәзерге вакытта Казанда 63 шундый учреждение эшләве, аларда 16 меңнән артык бала шөгыльләнүе хакында җиткерелде.

Искәртеп узабыз: 2014 елда республика Хөкүмәте Казанның 5 яшүсмерләр клубын төзекләндерү өчен 38,3 млн сум акча бүлеп бирде. Тагын 2,5 млн сум җиһазлар сатып алуга тотылды. Әлеге программа ярдәмендә быел «Бокс» (Фучик урамы,79а), «Эфебия» (Мәүлетов урамы,21), «Электрон» (Серов урамы,17) һәм «Старт» (Побежимов урамы,53), клублары яңартылачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International