ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2015 ел
дүшәмбе

Казанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның бурычы 1 июльгә 2 млрд сумга җиткән. Шул ук вакытта күрсәтелгән ТКХ өчен 6 айдан артык түләмәүчеләрнең, ягъни “таләпләрне явызларча бозучылар”ның бурычы агымдагы ел башыннан 168,3 млн сумга (10 процентка) арткан һәм 1,8 млрд сум тәшкил иткән.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хисап тоткан шәһәр Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин шул хакта бәян итте.

Шул рәвешле, торак-коммуналь хезмәтләр өчен Татарстан башкаласында 50,5 мең гаилә 100 мең сумга кадәр бурычлы, 1,7 мең гаилә 101 мең сумнан 300 мең сумга кадәр, 274 гаилә 301 мең сумнан 600 мең сумгача бурычка баткан. Лицевой счет буенча рекордлы сумма 9 кешелек гаиләдә - 1,3 млн сум. Шуның кадәр бурычка чумган әлеге гаилә Яңа Савин районында гомер итә, өлкәннәре эчкечеләр буларак уңышсыз гаилә санала. Бу очрак буенча гаиләнең бурычын түләттерү турында суд карары бар, ләкин яшәешләре буенча аларны бурычларын каплар дип җитди ышаныч юк, шуңа күрә муниципаль фатирдан гаиләне чыгару буенча иск әзерләнә. “Гомумән, без 6 иск биргән идек, 2сен суд канәгатьләндерде: фатирларыннан кешеләр бүлмәләргә күченәләр була. Хәер, ул кешеләр үзләрен шундый хәлгә җиткергән ки, алар торак шартлары начарайганны сизмәскә дә мөмкин”, - дип сурәтли И.Гыйниятуллин. Шушы 6 иск буенча гомуми бурыч - 2 млн сумга якын. Суд карары белән, 217 мең һәм 477 мең сум бурычлы 2 гаилә 27 кв.м һәм 53 кв.м мәйданлы фатирларыннан 9 кв.м һәм 12 кв.м бүлмәләргә күченә. Тагын 3 гаилә суд тикшерүе барышында 694 мең сумлык бурычын каплаган, 1 иск гаризасы хәзер судта кала бирә.

Мәскәү биржасында сәүдә ачылган вакытта евро курсы 80 сумнан артты. Бүген аның бәясе 81 сумны тәшкил итә.

Доллар да 70 сум чиген узды.

Россия илкүләм валютасының курсы нефтькә дөнья бәяләре кимү фонында төшә, алар алты еллык минимумга кадәр кимегән.

Кичә Brent маркалы нефть бәясе 45,02 доллар булган, Техасның WTI нефте 39,85 долларга калган.

Бүген, сатулар башланганда, Азия биржалары индексы түбән тәгәрәде. 

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Нефть бәясе ел азагына кадәр барреле 25-30 долларга кадәр төшәргә мөмкин. Бу хакта нефть буенча махсуслашкан "Andurand Capital" инвестиция фондына нигез салучы һәм төп инвестицион директоры Пьер Андюран белдергән, дип хәбәр итә "Известия". Аның сүзләренчә, алдагы 2 елда котировкалар 25-50 доллар тирәсендә булачак. "Мин бәяләр 2018 елдан башлап арта башлар дип саныйм. Тәкъдимгә бәйле зур өзеклекләр булса, ралли иртәрәк башланырга да мөмкин. Түбән хаклар мәңге дәвам итә алмый, тик, минемчә, тиздән без 2015 ел азагында яки 2016 елда 25-30 доллар тирәсендәге тагын да түбәнрәк бәяләр күрә алачакбыз. Базарга үзен җайга салу өчен вакыт кирәк", - дип билгеләп үткән белгеч.


Форумда Россиянең 40 шәһәре һәм дөньяның 22 иленнән 201 предприятие катнаша, шул исәптән Татарстаннан - 50 компания


Завод "Сәнәгый җыю турында"гы килешү буенча бурычларын үтәү кысаларында Россиядә беренче шундый проект булачак


 

Илдар Халиков су ресурслары буенча Россия-Кытай уртак комиссиясе вәкилләре белән очрашты


 Бүген ТР Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы, компаниянең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. 

"Экологик химия" фәнни-җитештерү фирмасы  (Новосибирск) генераль директоры урынбасары Антон Иванов чыгыш ясады. Ул утырышта катнашучыларга,  суда эри торган уникаль полимер буларак, югары молекуляр полиэтиленоксид турында сөйләде. Ул аны химия сәнәгате, төзелеш, авыл хуҗалыгы, медицина, ветеринария һәм башка тармакларда куллану мөмкинлеге турында хәбәр итте.

Ул искәртеп узганча, полиэтиленоксид «Казаньоргсинтез»да җитәрлек күләмдә җитештерелгән, әмма  иң югары сыйфатлы материал махсус куллану өчен алынган.

 Докладны тыңлаганнан соң, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда полиэтиленоксид җитештерү һәм куллану мөмкинлекләрен өйрәнү өчен ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары, нефть предприятиеләре вәкилләрннән торган эшче төркем оештырырга тәкъдим итте.

"Яңа өстәмәләр, яхшыртылган материаллар файдалану безгә югарырак сыйфатлы продукция алырга булышачак", - дип өстәде ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.

Казанда Татарстан территориясендә федераль максатчан программаларны тормышка ашыру мәсьәәләре буенча утырыш узды


Ул «Эшкуарлык субъектларының җиһаз алуга бәйле чыгымнары өлешен субсидияләү» программасын гамәлгә ашыру кысаларындагы гамәл өчен кирәк



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International