ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2015 ел
чәршәмбе
Бөек җиңүнең 70 еллыгы алдыннан без ветеран Нина Никифоровна Куприянова белән әңгәмә кордык.

17
март, 2015 ел
сишәмбе
Татарстанның хокук сакчылары законсыз уен салоннары белән көрәшкә аеруча зур игътибар бирә. Билгеле булганча, ел башында гамәлгә кергән яңа закон әлеге объектларны юкка чыгаруда өр-яңа мөмкинлекләр ачты. Өстәвенә, полиция хезмәткәрләренә халык та зур ярдәм күрсәтә икән.
21-26 апрель көннәрендә республикабызда “Татарстанның музей язы-2015” дип исемләнгән II музейара акция узачак.
Пимәр, Юныс, Пановка, Татар Тау Иле авылы хатын-кызлары  бергә җыелып Г.Камал  театрында Илгиз Зәйниевның “Мәхәббәт FM”  спектаклен карап кайтты. 
Питрәч  1 нче урта мәктәбенең 2 В сыйныфы укучылары бер бәйрәмне дә игътибарсыз калдырырга тырышмый.
Кәвәл авылы урамнарына  яңа электр линияләре үткәрелә. Моңа Кәвәл халкы бик шат. “Хәзер бездә лампочкалар шундый якты яна, хәтта ышанасы да килми”, - дип хәбәр  итте алар телефоннан. - Элек  электр көчәнеше гел түбән иде, шунлыктан кайберләрен сүндереп куя идек. Хәзер барысы да өзеклекләрсез эшли. Александр Пашинга һәм коллектив хезмәткәрләренә, шулай ук район  башкарма комитеты җитәкчесенә  рәхмәтебезне  белдерәбез.
8 март  - Халыкара хатын-кызлар  бәйрәме   алдыннан  “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика  конкурсы финалы тантанасында  “Мәрхәмәт” номинациясендә  җиңүче,  “Аграр яшьләр берләшмәсе”  иҗтимагый оешмасының Питрәч районы  бүлекчәсе  рәисе Наилә Таҗиева Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән истәлекле сәгать  белән бүләкләнде. Шул уңайдан хәбәрчебез аннан уй-тойгылары белән уртаклашуын сорады.
Җирле артистлар,  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган режиссер Нурания Җамали һәм  яшь артист, сүз остасы, җырчы, биюче Гөлнара Хәйруллина  чыгышлары  залда җыелганннарны  эш-мәшәкатьләрен онытып торырга ярдәм итте.
Февраль азагында районда авыл хуҗалыгы сорауларына багышланган семинар үтте. 
Питрәч районында Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медальләре тапшыра башладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International