ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Шәһәр ярминкәләрендә Татарстанның 19 районыннан, Россиянең 5 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан товар җитештерүчеләр катнашты. 
2014 елда Кырым 4 млн чамасы турист кабул иткән, бу ел башында планлаштырылганнан миллионга күбрәк. Бу хакта кичә Симферопольдә матбугат конференциясендә республиканың курортлар һәм туризм министры Елена Юрченко белдерде.
Казанда “Әкият” курчак театры янында боз шәһәрчеге эшли башлады. Кичә көтеп алынган ачылыш тантанасы, шулай ук якынлашып килгән Яңа ел белән шәһәрлеләрне башкала мэры Илсур Метшин котлады. Анда шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Андрей Лобов, шулай ук “Казгорсвет” МУП директоры Рөстәм Габделхаков, казанлылар катнашты, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Яңа ел төнендә Татарстан территориясенә көньяк циклон керә. Шулай итеп республикада яшәүчеләрне аязучан болытлы һава, кар, буран һәм 22 градус чамасы салкын көтә. Бу хакта “Татар-информ” МА на ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә белдерделәр.
«Циклон Кара диңгездән күтәрелә һәм Самарага, аннары Башкорстанга таба хәрәкәт итә. безгә циклонның кырые гына эләгеп китәчәк, шуңа күрә кар күп яумаячак. Шулай ук көчле җил һәм буран да көтелми. Бу циклон алдагысына караганда көчсезрәк булачак”, - дип сөйләде метеорология фаразлары бүлеге башлыгы Ирина Трущина.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис инновацион шәһәр территориясендә объектлар төзелеше барышы турында белдерде. Рөстәм Миңнеханов белән аны озатып йөрүче затлар беренче объект итеп А.С.Попов исемендәге технопаркны һәм башка биналарны карадылар. Рөстәм Миңнехановка бу технопаркның беренче арендаторлары “Ак Барс” банкы һәм “Россия почтасы” булуын әйтте. Аннары Татарстан Президенты Иннополис университеты кампусында булды. Биредә ул студентлар өчен билгеләнгән торак сыйфатына бәя бирде, ә аннары укый һәм яши торган бинаны тоташтырган коридор буенча университет бинасына күчтеләр. Республика башлыгына аудиторияләр, уку һәм лаборатория кабинетлары, шулай ук ашханәне күрсәттеләр.
Ютазы районы чаңгычылары “Сәламәтлек” кышкы авыл спартакиадасы программасы буенча авыл районнары арасында чаңгыда узышуда Татарстанның Яңа ел алды Чемпионатында катнаштылар.
Юл кагыйдәләрен бозучы яшь әлмәтлеләргә тәртип бозучы карточкасы ачыла.Әлеге эш ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан башкарыла.

25
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Тарихи Болгар шәһәрендә Мәүлид бәйрәмен уздыру күркәм гадәткә әверелеп бара.


Декабрьнең өченче декадасына 445 миллион сумлык запас частьлар алынган, бу ихтыяҗның 19 процентын тәшкил итә
И.Метшин булдыклы балалар тәрбияләп үстергән әти-әниләргә, иҗат орлыклары салган,белемгә тарткан, укучысы күңеленә юл тапкан педагогларга рәхмәт әйтте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International