ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бу минутларда V чакырылыш ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышы бара.
Тагын бер ел артта калып бара. Бу көннәрдә һәрберебез Яңа ел алды мәшәкатьләре белән мәшгуль. 2015 елны – Кәҗә яки сарык елын каршыларга җыенабыз.


Һәркем яңа елга ниндидер өметләр баглый. Ат елын ничек матур итеп озатырга да, яңа ел хуҗасын ни рәвешле лаеклы каршы алырга? Киләсе елның нинди булуы шуңа бәйле диләр бит. Түбәндәге киңәшләребезнең бу көннәрдә сезгә ярдәме тияр дип өметләнәбез.

Бүген Казан каласы Думасының быелга соңгы 40 нчы (XL) сессиясендә депутатлар закон чыгару башлангычы белән чыгу турында карарга килде. Биредә сүз күп балалы гаиләләргә бушлай бирелә торган җир кишәрлекләре турында сүз бара. Әлеге категория гражданнарга җир бирү буенча эш башланган 2012 елда исемлектә 3150 гаилә булса, бүгенгә – 6087. Шуңа хокукы булган 2615 гаилә җир кишәрлеге алган, 3013 гаиләгә җир дефициты бар, ай саен шәһәр Башкарма комитеты бушлай җир алырга хокукы булган 100-200 гаиләне исемлеккә терки тора. Шул рәвешле, күп балалы гаиләләр саны арта баруын исәпкә алып, 2016 ел ахырына кадәр әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен 1020 гектар җир кирәк булачак, 2024 елга – 2304 гектар.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узып баручы ел нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе уздырды.

“Безнең өчен узып баручы ел уңышлы булды. Хәзерге вакытта икътисадыбыз үсеш кичерә: узган ел эчке тулай продукт 1,3 триллион сум булган булса, быел бу сан 1,6 триллионны тәшкил итә. Татарстанда төрле программалар эшләп килә, мәдәният йортлары төзелә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бакчалар сафка баса. Дөрес, киләсе елда Россия икътисадында да, Татарстан икътисадында да торгынлык булырга мөмкин. Ул ел безнең өчен күчеш чоры булачак, чөнки без импортны алыштыру өстендә эш алып барачакбыз", - диде ул чыгышын башлап.

Казанда ачык һавадагы "Нәфис" боз шугалагы тантаналы рәвештә ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рустәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский катнашты.  
Мәүлид аена аяк бастык. Рабигуль-әүвәл аеның 12се - ислам дөньясында зур тантана көне, бөтен дөнья мөселманнарының зур вакыйгасы булган Мәүлид бәйрәме. Әлеге көннән башлап дөньяга ислам нуры җәелгән, бик күп могҗизалар булган.
2015 нче елда Казанда Бадминтон үзәге төзелеше башланачак. Бүгенге көн бәяләреннән чыгып исәпләгәндә, спорт объекты 240 млн сумга төшәчәк, дип фаразлана. Бу хакта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леоновның журналистлар белән очрашуында мәгълүм булды.
РФ Хөкүмәте 2015 елда 45 төбәккә һөнәри белем бирү системасын модернизацияләү программарын эшләү һәм кертү өчен 1 млрд сум бүлеп бирәчәк, дип хәбәр ителә РФ Министрлар Кабинеты сайтында.
Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 4208 тоннадан артык кар чыгарылган. Бу эштә 573 эшче катнаша, дип хәбәр итә Казан каласы Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты.
Узган тәүлектә Татарстанда 2782 тонна сөт җитештерелгән. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 146,1 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International