85 яшендә дә оптимист, башка питрәчлеләргә дә ярдәм итү теләген югалтмый торган кеше ул - Көлкәмәр авылында яшәүче Иван Долгов.
5-7 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары, «Яшь фермерларга ярдәм итү», «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү», «Кооперацияне үстерү» программаларында катнашучылар өчен «Кече хуҗалык рәвешләрендә агробизнесны нәтиҗәле алып бару» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узачак.
Начар метеорологик күренешләр:
2019 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән:
- төнлә һәм көндез буран күз күреме начарая һәм көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин;
- көндез көчле кар, бозлавык, юлларда кар көртләре көтелә.
"Шатлык» приютында психолог тарафыннан коммуникатив күнекмәләрен һәм ишетү игътибарын үстерүгә юнәлдерелгән балалар белән дәрес үткәрелде.
2019 елның 2-13 февралендә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан ДМУ» ЮБ ФДБМУ «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» медицина фестивале үткәрә.
Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" үзәгендә социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар белән кыш көне кошлар темасына дәрес үткәрелде.
Кызыл китап - вакытлыча үзгәрүче документ.
Колай китапханәсе балалар язучысы А. П. Гайдар тууына 115 ел тулу уңаеннан Калуганың «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе оештырган «Гайдарны укыйбыз бүген» дигән челтәр акциясенә кушылды.
Начар метеорологик күренешләр:
2019 елның 4 февралендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән:
- төнлә һәм иртән томан;
- көндез буран;
- юлларда кар көртләре көтелә.
Питрәч авыл җирлеге тормышында актив катнашкан өчен район үзәгенең берничә балалар бакчасы җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырылды.