Азнакайлылар быел да республикада беренчеләрдән булып чәчүгә төштеләр. Бүген иртән “Азнакай” АФ” җәмгыятенең Сәпәй авылы басуларында игеннәрнең уңуын теләп, җир куенына беренче орлыкларны салдылар. Язгы чәчү эшләрен борынгы бабаларыбызның йола-гадәтләренә тугры калып, изге теләкләр теләп, дога сүзләре белән башлап җибәрү районда матур гадәткә әйләнде, үзенчәлекле бәйрәм төсмере алды. Быел да Сәпәй авылы басуына муниципаль район, хуҗалыклар, ешма-предприятие җитәкчеләре, аксакал игенчеләр, авыл башлыклары бердәм булып җыелдылар. Әнис хәзрәт дога кылганнан соң, республика җитәкчеләре, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аксакаллар игеннәрнең күкрәп уңуын, игенчеләребезнең армый-талмый эшләвен теләде.
Игеннәрнең тиз арада шытып чыгуы һәм ныгып калуы өчен туфракта алтын бәясенә торган дым катламын югалтмыйча, минутын да әрәм итмичә эшкә керешергә кирәк. Чәчүлек орлыклар җитәрлек һәм яхшы, 17 мең гектарда уҗымнар әйбәт кышлап чыкты, игенчеләребезнең кәефе әйбәт, тырышып, булсын дип эшлиләр. Һәр хуҗалыкта да эш кайный, тукландыру һәм тырмалау эшләре тәмамланып килә, чәчүдә катнашачак техника алгы сызыкка куелган. Бүгеннән Азнакай игенчеләре язгы чәчүгә кузгалачак, – ди авыл хуҗалагы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов.
Төштән соң “Чатыр тау” хуҗалыгы басулары тракторлар гөрелтесенә күмелде, Уразай игенчеләр старт алды. Шушы көннәрдә үк барлык агропредприятиеләр дә язгы чәчүгә кузгалачак. Быел 58 мең гектарда бөртеклеләр, 20 мең гектарда терлек азыгы культуралары чәчеләчәк. Быел югары табышлы майлы культуралар чәчүгә аеруча игътибар биреләчәк, шул исәптән кукуруз 4,2 мең, майлы культуралар ( рапс, көнбагыш, соя, рыжик) 10,4 мең гектарда чәчеләчәк. Чәчүгә 13 мең тонна орлык кирәк булса, азнакайлылар аны артыгы белән 15 мең итеп салып куйганнар. Чәчүлек җиренең гектарына 32 килограмм тәэсир итү көчендә булган ашлама кертелгән. Хуҗалыкларны ашлама белән тәэмин итү буенча районда әле дә ныклы эш бара, өстәмә мөмкинлекләр барлана. Һәр елдагыча, быел да яфрактан тукландыру кебек нәтиҗәле алымга зур игътибар биреләчәк, дип хәбәр итә районның "Азнакаево" газетасы.
«Милли сәүдә маркасы» дәүләт унитар предприятиесе, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, 30 апрель көнне Әлмәт шәһәрендә «Каймак», «Казылык» һәм «Чәк-чәк» номинацияләре буенча II Республика фестиваль-конкурсының зона турын уздыра.
Чарага ит һәм сөт продукцияләре, икмәк әйберләре һәм сәнәгать товарлары җитештерүчеләр чакырыла.
Фестиваль программасында авыл агротуризмы мәйданчыкларын, конкурста катнашучыларның мәйданчыкларын карап чыгу, дегустация, тамашачыларның мәхәббәтен яулаган номинантларны ачыклау, конкурслар, викториналар, музыкаль-мәгълүмати чаралар каралган, диелә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игъланында.
Республиканың күпчелек муниципаль районнарында игенчеләр көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәргә өстәмә ашлама кертү эшләренә керештеләр, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Бүгенгә уҗым культураларының 50 мең гектар мәйданында өстәмә ашлама кертелгән, бу планнан 8,7 процент тәшкил итә, ә күпьеллык үләннәр 39,5 мең га мәйданда өстәмә тукландырылган (7,9 процент).
ТРның Зәй районында уҗым культураларын өстәмә тукландыру барлык чәчүлекнең 43 процент мәйданында башкарылган, Азнакай районында – чәчүлекләрнең 33 процентында, Яңа Чишмә районында өстәмә тукландыру чәчүлекләрнең 20 процентында башкарылган.
15 апрельдә 14.00 сәгатьтә «2016 елгы язгы чәчү эшләрен уздыру үзенчәлекләре» темасына онлайн-семинар үткәрелә. Анда кырларда дым каплату, язгы бөртекле, кузаклы һәм техник культуралар чәчү үзенчәлекләре буенча фикер алышу булачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Әлеге чарада катнашу өчен http://consult.kazgau.ru/ сылтамасы буенча КДАУның Югары агрономия мәктәбе сайтына керергә кирәк. Семинар барышында катнашучыларны кызыксындырган сорауларга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты белгечләре җавап бирәчәк.
Шушы онлайн-семинар темасы буенча сорауларны agroconsult16@mail.ru электрон адреска алдан җибәрергә дә мөмкин. Аларга җавапларны турыдан-туры семинар вакытында алырга була. Сорауларны шулай ук чара барган вакытта сайтта да бирергә мөмкин булачак.
Ведомство искәрткәнчә, төрле темаларга багышланган мондый вебинарлар һәр җомгада шушы елның сентябрь ахырына кадәр үткәреләчәк. Мисалга, 22 апрельдә шушы ук вакытта үткәреләчәге чәчүлекләрне карау буенча иртә яздагы эшләр турында була.
Татарстанның Әлмәт муниципаль районында “Мин – фермер” проекты гамәлгә кертелде.
Аның максаты – фермер эшен үстерүнең барлык этапларында: ИП, КФХны оештыру вакытыннан алып продукцияне җитештерә башланганчы барлыкка килә торган хаталарны һәм проблемаларны ачыклау. Проектны гамәлгә ашыру барышында “Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Эшкуарлыкны үстерү департаменты” МБУ, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты, тикшереп торучы һәм җайга салучы башка дәүләт структуралары белгечләренең эксперт бәяләмәләре һәм киңәшләре биреләчәк. Яшь фермерга үз эшен ачканда нинди кыенлыкларга очрарга мөмкин булуы, башкарыла торган төрлек процедуралар, документларны рәсмиләштерү үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр, диелә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәрендә.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика азык-төлек базарындагы хәл турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов бәян итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты, диелә Президентның матбугат хезмәте хәбәрендә.
Николай Титов билгеләп үткәнчә, республика икмәк кабул итү предприятиеләрендә һәм элеваторларында оператив мониторинг күрсәткечләренә караганда, хәзерге вакытта 405 мең тонна ашлык, шул исәптән 138 мең тонна азык-төлеккә дигән ашлык бар.
Быел социаль төр икмәк пешерү өчен беренче сорт онны субсидияләү дәвам итә. Аграр министрлык җитәкчелеге вәкиле сүзләренчә, субсидияләр сыйфатында 40 млн сум каралган, аны социаль икмәк пешерү белән мәшгуль 70 тән артык предприятие алачак.
Быел беренче 2 айда 9,3 мең тонна эре мөгезле терлек һәм дуңгыз ите, субпродуктлары, шулай ук 23,5 мең тонна кош ите һәм субпродуктлары җитештерелгән. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, икътисадый кризис шартларында күпчелек гражданнар өчен кош ите куллану кулайрак, бәяләре дә былтыргы дәрәҗәдә калган.
Көн саен республиканың сөт эшкәртү предприятиеләрендә 2,8 мең тоннага якын сөт кабул ителә һәм 200дән артык исемдә сөт продукциясе җитештерелә. Николай Титов ассызыклаганча, бүген сөтнең сатып алу бәясе Татарстан буенча 21,30 сум/кг тәшкил итә, бу, өстәлгән бәяләрдән тыш, былтыргыдан 1 сумга артыграк.
Шул ук вакытта республикада халыктан сөт сатып алу бәяләрендә аерма зур. Балтач, Саба һәм Әтнә районнарында бу күрсәткеч – 1 кг-га 18 сум һәм аннан да артыграк, Буа, Ютазы, Әгерҗе һәм Азнакай районнарында - 15 сумнан да ким.
Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына бер атна эчендә мондый түбән бәяләрнең сәбәбе турында хәбәр итәргә һәм бу мәсьәләне чишү буенча конкрет тәкъдимнәр кертергә кушты.
9 апрельдә Казанда һәм Яшел Үзән районында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре була, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Казанда ярминкәләр 9 мәйданчыкта узачак.
Авиатөзелеш районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе Ленинград урамы, 27 адресы буенча урнашкан “Бәхетле” кибете янындагы территориядә була.
Вахитов районында авыл хуҗалыгы продукцияләрен Тинчурин урамы, 13 адресы буенча “Иске шәһәр” префектурасында һәм Достоевский һәм Волков урамнары чатында урнашкан мәйданчыкларда сатып алырга мөмкин.
Киров районында яшәүчеләр өчен авыл хуҗалыгы продукциясе Краснококшай урамы, 152/2 адресы буенча “Җиләк бистәсе (Ягодная слобода)” сәүдә үзәге каршындагы мәйданчыкта сатыла.
Мәскәү районында ярминкә Коләхмәтов һәм Восстание урамнары очрашкан турыдагы мәйданчыкта, ягъни “Пятерочка+” супермаркеты каршындагы территориядә эшләячәк.
Яңа Савин районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе Ямашев проспекты, 71а адресы буенча урнашкан “Бәхетле” сәүдә үзәгенең парковка урыннары өчен каралган мәйданчыкта үткәрелә.
Идел буе районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе Җиңү проспекты, 48а адресы буенча урнашкан “Чулпан” мәдәни үзәге каршындагы мәйданда оештырыла.
Совет районында авыл хуҗалыгы продукциясен ике сату мәйданчыгында –“Казан” агросәнәгать паркында (Аграр ур., 2) һәм Дәрвишләр бистәсендә “Дәрви” базары территориясендә (Липатов ур., 7) сатып алырга була.
Шулай ук ТРның Яшел Үзән районы Октябрь бистәсендә "Яңа Тура" технополисы территориясендә авыл хуҗалыгы продукциясен арзанрак бәядән сатып алып булачак.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр бирде.
Россия территориясендә, Африка дуңгыз чумасы таралугы юл куймауга юнәлдерелгән чаралар кысаларында, агымдагы елның 1 кварталында Татарстанның дуңгызчылык продукцияләрен җитештерү, эшкәртү һм сату өлкәсендә мәшгуль 3 район дәүләт ветеринария берләшмәсе, 53 хуҗалык субъекты тикшерелгән, дип хәбәр итә Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозу очракларын бетерү өчен күрсәтмәләр бирелгән, 32 административ хокук бозу турында эш ачылган, 107,5 мең сум күләмендә штраф салынган.
Идарә планнан тыш тикшерүләрне дәвам итә.
Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең «Малиновка» постында юлда патруль хезмәте хезмәткәрләре белән бергә Мордовиядән 30 кг казылыкны Башкортстан башкаласы Уфага алып барган автотранспортны тикшергән.
Йөкне тикшерү вакытында ветеринария документлары булмавы ачыкланган. Бу кешеләр һәм терлекләр өчен авырулар таралу куркынычы тудыра дип санала.
Хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган. Йөк, ветеринария документлары алу өчен, төялгән урынга кайтарылган, дип хәбәр иттеләр идарәдә.
Быел гыйнвар-февраль айлары нәтиҗәләре буенча, республиканың авыл хуҗалыгы тармагының тулаем төбәк продукты 23,3 млрд сум тәшкил иткән, узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, әлеге сан 2,3 процентка югарырак.
Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте һәм ТР парламентының “Татарстан Республикасында 2013-2020 елларда авыл хуҗалыгы үсеше һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чималы һәм сәүдә базарларын җайга салу” программасын контрольда тоту комиссиясенең уртак утырышында ТР Премьер-министры урынбасары — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бу мәсьәләдә соңгы 3 ай нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак һәм төбәк тулаем продукты якынча 3 процент тәшкил итәр дип көтелә.
Авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыкларыннан керәсе акчаның күләме 20 млрд сум тәшкил итәр дип фаразлана. Бу узган елгыдан 10 процентка артыграк.
“Терлекчелек буенча I квартал нәтиҗәләре, февраль аенда коллегия утырышында куелган бурычларның үтәлешен күрсәтә. Шул вакыт эчендә 93,1 мең тонна сыер һәм кош ите җитештерелгән, 287 мең тонна сөт савып алынган”, - диде Марат Әхмәтов депутатлар каршында чыгыш ясаганда.
Татарстанда иң күп сөт җитештерүчеләр дип ул Балтач, Кукмара, Арча, Актаныш, Саба районнарын атады. Бу өлкәдә зур алга китеш шулай ук Әтнә районында сизелә. Алар быел 2,1 мең тонна сөт савып алган. Ә менә Әлмәт, Яңа Чишмә, Алексеевск, Чистай, Кама Тамагы, Баулыда, киресенчә, сөт күләме кискен кимегән.
Ит җитештерү буенча республикада югары технологияле комплекслар алгы рәтләрдә бара. Алар исемлегенә министр “Челны Бройлер”, “Ак Барс” кошчылык комплекслары, Сабаның “ТатМитАгро” һ.б. оешмаларны кертте.
Аграр тармак башлыгы сүзләренчә, Татарстанда сыер ите җитештерү бераз аксый. Бу юнәлештә шулай ук Балтач, Актаныш, Кукмара, Әтнә районнары беренче бара. Иң зур үсеш исә Минзәләдә сизелә: быел алар ит җитештерүне 153 тоннага арттырган. Әлки, Кайбыч, Әгерҗе, Әлмәт, Апас, Балык Бистәсендә җитештерелгән ит күләме күпкә азайган.
Гомумән алганда, быелның 1 нче кварталында терлекчелек тармагыннан 16 млрд сум күләмендә табыш алу планлаштырыла.
“Без, өстәмә җитештерелгән продуктларга ихтыяҗ булуына ышанган очракта гына, аларның күләмен арттыра алабыз. Бу бигрәк тә кош һәм дуңгыз итенә кагыла. Күрәсең, халыкның бу ит сатып алу мөмкинлеге кими һәм, шуңа бәйле рәвештә, ит бәясе дә түбәнәя”, - дип нәтиҗә ясады Марат Әхмәтов.