ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

 Басманың төп өлешен имамнарга тәкъдим ителгән 13 вәгазь алып тора. “Әбу Хәнифә нәсыйхәтләре”, “Бәхетле гаилә – җирдә җәнәтнең чагылышы”, “Сабырлык хикмәте”, “Бөек Ватан сугышында вафат булган ата-бабаларыбыз хөкеме” һәм башка вәгазьләр урнаштырылган. Мөбарәк шәгъбан һәм рамазан айларына багышланганнары да бар.

Альманахта бәхәсле сорауларга да җавап табарга мөмкин. Әйтик, яланаяк килеш намаз уку дөресме? Ислам динендә фиктив никах рөхсәт ителәме? Экстрасенслар сүзенә ышаныргамы? Менә шундый көндәлек тормышта туа торган сорауларга дини күзлектән чыгып төпле җаваплар бирелгән. Болардан тыш, басма мәчет, йокы, төрле гамәлләр кылу әдәпләре хакында нәсихәтләр җиткерә.

“Татар дин галимнәре” рубрикасында Сөнгатулла Бикбулатов тормышы белән танышырга мөмкин. “Мирас” сәхифәсе исә апрель аенда туган бөек шагыйрь Г.Тукайга багышланган. Биредә шагыйрь иҗатына кагылышлы мәкаләләр урын алган.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте 15-35 яшьлекләр арасында “Яшь вәгазьче» дип аталган беренче республика конкурсын уздырган иде. Ул башта мөхтәсибәтләрдә үткәрелеп, йомгаклау туры исә Казандагы Галиев мәчетендә узды. Альманахның бу санында әлеге конкурста катнашкан яшь вәгазьчеләрнең язмаларына да урын бирелгән.

Альманах республикабыз имамнары өчен дини эшләрне алып баруда бер кулланма булып тора. Ә имамнар арасында төрле яшьтәгеләр бар, шуңа күрә, басманы нәшер иткәндә, әлеге үзенчәлек тә искә алынып, укырга уңайлы булсын дип, шрифтлар булдыра алганча зуррак итеп сайланган.

"Шура" альманахы нәзарәтнең "Хузур" нәшрият йорты тарафыннан әзерләнә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә кварталга бер чыга, диелә ТРМДН хәбәрендә.

Бүген Болгардагы Ак мәчеттә уздырылган алты айлык курсларга йомгак ясалды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин биредә гыйлем туплаган 27 имамга дипломнар тапшырды. Әлеге тантаналы чарада Спас районы башлыгы Камил Ногаев, имам-мөхтәсиб Фәргать хәзрәт Минсәгыйров, имамнарга гыйлем биргән Иордания халыкара ислам фәннәре университеты остазы Габдеррәзәк Габдрахман Әс-Сәгъди, Төркия дин белгече, Коръән-хафиз, имам Габдулла Фалай һәм башкалар катнашты.

“Болгар дәүләте Ислам динен рәсми кабул иткән. Быел менә шушы истәлекле көндә – 21 майда биредә Болгар ислам академиясенә нигез ташы салыначак. Болгар ислам академиясе проектын Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Алга таба академиядә докторлык дәрәҗәсен яклау мөмкинлеге була. Алты айлык укулар Болгар ислам академиясе эшенә башлангыч булып тора”, – диде ул һәм диплом алучы имамнарга дини эшчәнлек алып баруда уңышлар теләде.

Алты айлык курсларда имамнар Изге Коръәнне тавыш белән укырга өйрәнделәр, ислам фәннәре буенча гыйлемнәрен ныгыттылар, диелә ТРМДН хәбәрендә.

Кичә, 27 мартта, Мәскәү җәмигъ мәчетендә Коръән фестивале уздырылды. Чара Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан, “Зәкәт” хәйрия фонды ярдәме белән, беренче мәртәбә оештырылды. 

Фестиваль ишекләре теләге булган һәркемгә, диненә, милләтенә һәм яшенә карамастан, ачык булды. Аның кысаларында иң элек Коръән уку буенча балалар конкурсы үткәрелде. Анда төп җиңүче дип 5 яшьлек Абдулвәлия Сәидова табылды.

Параллель рәвештә , конференц-залда Коръәннең фәнни феномены буенча Бөтендөнья комиссиясе галимнәре катнашында студентлар конференциясе уздырылды. Анда ислам гыйлеме өлкәсендә дөньякүләм танылган белгеч, Мисырдагы Әл-Әзһәр университеты мөгаллиме Хәмделла Сафти мәртәбәле кунак буларак катнашты. Конференциядә катнашучылар “XXI гасырда Коръәнне өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре” дигән темага чыгыш ясады.

“Мәчетләр – Аллаһ йортлары/“Мечети — Божьи храмы” Бөтенроссия шигырь конкурсы лауреатларын бүләкләү Коръән фестиваленең төп вакыйгаларыннан берсе булды. Мәскәү җәмигъ мәчете турындагы шигырь авторына диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Чара кысаларында Кытай хаттаты Абу Бакра Ма Вей Вей фестиваль кунакларын каллиграфия серләренә төшендерде. Моннан тыш, шәмаилләр, “Коръәннән илһамландырылган” дип аталган китап күргәзмәләре, исламда гыйбадәт кылу нигезләренә багышланган “1 сәгатьтә намаз” интерактив программасы эшләде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: оештыручылар кунакларга уңайлы булсын дип тырышкан: аларны бөтен җирдә волонтерлар каршы алып, озатып йөрде.

Төп залда Шамил Аләутдиновның “Священный Коран. Смыслы”, Фәрит Әсәдуллинның “Мир Ислама в общественно-культурном пространстве Москвы”, С. Мурат һәм У. Читтикның “Мировоззрение ислама” китаплары презентацияләнде, шулай ук Әл-Әзһәр академиясе чыгарылышы һәм Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле Коръән феномены турында лекция укыды. Шунда ук Изге Коръәнне революциягә кадәр, совет һәм яңа Россия тарихы чорында өйрәнүнең фәнни традицияләре турында бәян иткән фильм күрсәтелде.

Фестиваль Коръәнне оста итеп уку белән төгәлләнде, дип хәбәр итә Мәскәү җәмигъ мәчете матбугат хезмәте.

1 апрельдә Казанның “Ярдәм” мәчетендә күрмәүчеләр өчен чираттагы укыту-тернәкләндерү курслары башлана. Россиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле 80ләп кеше анда катнашырга теләк белдергән.

Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов билгеләп үткәнчә, тернәкләндерү курсы барышында киң күләмле белем алу программасы каралган. 1 ай дәвамында күрмәүчеләр Изге Коръәнне Луи Брайль системасы буенча укырга өйрәнәчәк. Моннан тыш, фикх, гакыйдә, сира буенча дә дәресләр була. Укыту Луи Брайль системасы буенча махсус бастырылган Коръән басмаларын, ислам тематикасына багышланган аудиокитаплар файдаланып, оештырыла. Күнегүләр залында, шулай ук урында ориентлашу буенча дәресләр, бармакларның сизгерлеген арттыру буенча махсус уеннар уздыру күздә тотыла. Дәресләрнең бер өлеше күрмәүчеләргә электрон почта, интернеттан, социаль челтәрләрдән файдалану күнекмәләрен өйрәтү өчен, махсус программа белән тәэмин ителгән заманча компьютер классларында алып барылачак.

Тернәкләндерү курслары барышында шулай ук күренекле дин әһелләре белән очрашулар оештыру, театрларга бару, дини тематикага багышланган конкурслар, викториналар үткәрү дә ниятләнә.

Бу хакта “Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Бу көннәрдә бер төркем Татарстан мөселманнары гомрә хаҗын үтәп, туган якка кайтты. Төркемнең җитәкчесе итеп республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин билгеләнгән иде, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәрендә.

Сәфәр барышында хаҗилар Мәккәдә гомрә хаҗы гыйбадәтләрен кылган, ә Мәдинә шәһәренә барып, Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм мәчетендә,Үхүд тавында һәм мөселманнар өчен әһәмияткә ия башка тарихи җирләрдә булган.

Татарстанның  Яшел Үзән районындагы “Родина” мәдәният сараенда кичә “Яшьләр һәм дин” дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышы уздырылды. Чараны Яшел Үзән муниципаль районының яшьләр парламанты оештырды.

Түгәрәк өстәлдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин, православие дине вәкилләре, мөгаллимнәр һәм журналистлар катнашты.

Чакырылган кунаклар яшьләр белән уртага салып Аллаһка ышану, рухи үсешнең баскычлары турында сөйләште һәм яшь буынның күп санлы сорауларына җавап бирде.

Нияз хәзрәт Сабиров үзенең чыгышында яшьләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, замана яшьләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрде. Аерым алганда,  җәмгыятьтә наркомания, алкоголизм, үз-үзеңә кул салу кебек тискәре күренешләрнең барлыкка килү сәбәпләре һәм аларны хәл итүдә дини тәрбиянең тоткан урынын аңлатты, диелә ТРМДН хәбәрендә.

 «Зәкят» хәйрия фонды һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре Татарстан наркология диспансерында дәваланучылар белән очрашты. Майя Борһанова һәм Тимергали хәзрәт Юлдашев хатын-кызлар һәм ир-атлар бүлекләрендә махсус вәгазьләр укыды. Хатын-кызларга ахирәт дөньясы турында сөйләгән булсалар, ир-атларга яшәү мәгънәсе хакында аңлаттылар. Әлеге темалар тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Алар дингә килү, дини кешенең бурычлары һәм ислам нигезләренә бәйле күп кенә сораулар бирде.

Мәгълүм булганча, февраль аенда нәзарәтнең дәгъват бүлеге һәм Республика наркология диспансеры арасында хезмәттәшлек турында килешенгән иде, диелә ТРМДН хәбәрендә.

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Ислам дөньясы лигасының Коръән хафизлар әзерләү буенча Бөтендөнья оешмасының мәгариф бүлеге җитәкчесе шәех Мөхәммәд Сүнбүл булды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хөрмәтле кунакны Диния нәзарәтенең эшчәнлеге белән таныштырды, Коръән белән бәйле проектлар хакында сөйләде һәм киләчәктә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча да фикерләште.

Кичә шәех Мөхәммәд Сүнбүл Россия ислам университетында булды. Ул ректор Рәфыйк Мөхәммәтшин белән бергә “Төхвәтүл әтвәл” курслары тыңлаучыларына таныклык һәм Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенең чыгарылыш курс студентларына диплом тапшыру тантанасында катнашты. Эшлекле сәфәр кысаларында шәех “Рәшидә” Коръән-хафизлар әзерләү үзәгендә һәм “Ярдәм” тернекәләндерү үзәгендә булды.

Мәгълүм булганча, 2004 елды Россия ислам университеты һәм Ислам дөньясы лигасының Коръән хафизларны әзерләү буенча Бөтендөнья оешмасы арасында, Казанда Коръән-хафизлар әзерләү үзәген оештыру һәм аның эшен җайга салу максатыннан, ике яклы килешү имзаланган иде, диелә нәзарәттән алынган хәбәрдә.

 (Казан, 21 март, “Татар-информ”). 21-25 мартта Татарстанның Чирмешән мәчетендә мөселман балалары өчен дин галиме Әбү Хәнифәгә багышланган лагерь эшли. Язгы каникул вакытында шушы 5 көндә балалар белән эчтәлекле дәресләр, интеллектуаль ярышлар үткәрелә. Шулай ук экскурсияләр дә каралган, диелә ТРМДН хәбәрендә.

Кичә, 20 мартта, Түбән Кама җәмигъ мәчетендә мәктәп яшендәге балалар арасында Коръән уку буенча районкүләм бәйге булып узды. Анда катнашырга гариза бирүчеләр саны быел 88гә җитте.

Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин Коръәнне яхшы белү өчен бүген мөмкинлекләр бик зур булуын искәртте. “Алга киткән яңа технологияләр ярдәмендә танылган Коръән-хафизлардан гыйлем өстәп, аларның тавышларын тыңлап, хаталарын төзәтә ала”, - дип ассызыклады ул.

Гөлчәчәкләр, һава шарлары, хәдисләр язылган плакатлар белән матур итеп бизәлгән мәчет заллары шәһәрдән һәм авыллардан килүче балаларны бәйрәмчә каршы алды. Хөкемдарлар буларак билгеләнгән мөгаллим һәм мөгаллимәләр балаларның чыгышларын зур игътибар белән бәяләп барды. Катнашучы һәм кунак булып килүче балалар әти-әниләре белән учакта пешкән хуш исле пылаудан һәм тәм-томнар белән чәйдән авыз иткән арада, хөкемдарларыбыз гаделлек һәм зур тырышлык белән нәтиҗәләрне чыгарды. Конкурсантлар 8 категория буенча бәяләнде.

Җәмәгать белән укылган өйлә намазын соң исә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Катнашучыларның һәрберсенә истәлекле бүләкләр бирелде, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәрендә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International