ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2015 ел
якшәмбе

 Кичә ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегендә “Татар мәдәнияте көннәре” кысаларында Санкт-Петербург рәссамы Рәшит Гыйләҗев күргәзмәсе эшли башлады.

Рәшит Гыйляҗев иҗат иткән портретлар, натюрмортлар, табигать күренешләре, интерьер һәм монументаль бизәкләр — якты, югары рухилык дөньясынан, онытылмаслык якты кичерешләрдән тора.

Аның беренче күргәзмәсе 1983 елда СССР Рәссамнар берлегенең Ленинград өлкәсе бүлегендә үткәрелгән.

40 ел иҗат итү дәверендә Р. Гыйләҗев рәсем сәнгатендә үзенең кабатланмас һәм таныла торган стилен булдыра. Аның иҗади хезмәтләре 3 меңнән артып китә.

Бу хакта ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегеннән Мария Генералова хәбәр итә.


11
декабрь, 2015 ел
җомга

Кыска метражлы фильмнар җыелмасында Россия, Франция, Германия, Финляндия һәм Куба, Иран кинокартиналары тәкъдим ителә


10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

ТатЦИК авылында яшәүчеләр  күптәннән көткән бүләкләрен алды. Монда  тантаналы рәвештә яңа мәчет ачылды. Бу  районыбызда  эшләп килүче унтугызынчы мәчет.

19 декабрь сәгать 12 дә Әлмәттә Кыш бабайлар һәм Кар кызлары Нефтьчеләр мәйданыннан “Шәмсенур” паркына таба юл тотачак. Шимбә көнне күңелле парадта кунакларны кызыклы тамаша көтә, дип игълан итте “Әлмәт таңнары” басмасы.

 Иртәгә, 17 декабрь сәгать 2 нче яртыда, Казанда Париж Коммунасы ур., 35 адресы буенча урнашкан Каюм Насыйри музеенда бизәкле сафьян сәнгате күргәзмәсе ачыла.

Н.И. Фешин исемендәге сәнгать училищесы белән берлектә әзерләнгән күргәзмә яшәп килгән бизәкле, төгәлрәге, күп тырышлык һәм осталык таләп иткән каюлы күн нәфис сәнгатенә багышлана, дип хәбәр итәләр музейдан. Үз вакытында К.Насыйри үзенең татар халкы этнографиясе тарихына нисбәтле хезмәтләрендә Казан татарлары традицияләренә, гореф-гадәтләренә аеручы зур игътибар биреп, төрле һөнәрчелек үрнәкләрен барлаган, һәм моңа күн мозаикасы сәнгате дә керә.

Күргәзмәдә исә барлыгы 22 бөртек хезмәт урын алган: намаз комплекты, төрле тематикага панно, киемнәр. Студентларның хезмәтләре традицияләрне саклый, татар халкының борынгы сәнгатенә яңача караш ташлап, алар хезмәтләренә новаторлык та хас. Экспозициягә куелган хезмәтләр каюлы күн сәнгате теленең фәлсәфи тирәнлеген, күпкырлылыгын һәм катлаулыгын, матурлыгын һәм байлыгын күрсәтә.

Татар халкының тарих чоңгылына төшеп барган күн сәнгатенең соңгы елларда торгызылуы – бик күркәм, мөһим казаныш. ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Әнвәр кызы Җәмилова тырышлыгы белән, мәсәлән, Казан сәнгать училищесында күнне сәнгати эшкәртүдә югалып барган традицияләре торгызылган.

2002 елдан бирле әлеге талантлы рәссам-педагог җитәкчелегендә декоратив-кулланма сәнгать бүлегендә “Күнне сәнгати эшкәртү” белгечлеге алучылар кулдан гөлләр тамызып, үзенчәлекле әсәрләр иҗат итә.

 Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә ТР Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының мәдәни-белем бирү проектлары, аерым алганда, үсеп килүче буынны татар фольклоры һәм әдәбияты белән таныштыруга юнәлтелгән “Хәзинә” мультимедиа басмасы һәм “Тормыш агачы”/ “Древо жизни” мюзикл-квесты тәкъдим ителде. Соңгысының премьерасы 19 декабрьдә Казанның “Әкият” балалар үзәгендә була.

Әлеге проектлар турында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков бәян итте. Очрашуда шулай ук югарыда телгә алынган мюзиклны булдыруга өлеш кертүчеләр – аның режиссеры һәм балетсмейстер-куючысы Лилия Баһаветдинова, “Дорога из города” бию театрының сәнгать җитәкчесе Айрат Баһаветдинов, композитор Юрий Федоров катнашты.

Юрий Жуков сүзләренә караганда, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле озак вакыт ТР Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды белән бергә эшләп килә һәм әлеге 2 проект – уртак эшчәнлекнең чираттагы нәтиҗәләре. Ул бүген республика министрлыклары һәм ведомстволарының мәдәнияткә дә игътибар бирүен ассызыклап, “Хәзинә” проектының ТР Икътисад министрлыгы гранты (грант күләме – 290 мең сум), “Тормыш агачы” мюзикл-квестының исә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы гранты (390 мең сум) кысаларында тормышка ашырылуын билгеләп үтте.

Юрий Жуков “Хәзинә” мультимедиалы мәдәни-белем бирү проектына аерым тукталып, материаллар комплектының һәркайсы 10ар популяр татар әкияте яздырылган 2 dvd-дисктан (берсе татар, икенчесе рус телендә) торуын билгеләп үтте. Проектта файдаланылган музыка ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең музыка лабораториясе базасында яздырылган.

Оештыручылар нияте буенча, аны булдыруда файдаланылган яңа мультимедиа-технологияләр татар халык әкиятләре белән танышу процессын гаять мавыктыргыч итәчәк. Проект балаларның төрле ихтыяҗларына универсаль якын килүне тәэмин итә – бала китапны мөстәкыйль рәвештә укый яки мультимедиалы версияне тыңлый ала. Әкиятләргә иллюстрацияләрне күренекле рәссам Альберт Галимов иҗат иткән. Әкиятләрне К.Тинчурин исемендәге театр актеры Зөлфәт Закиров укыган. Проектта композитор Радик Сәлимов музыкасы файдаланылган.

“Форма буларак әкият – халыкның мәдәни кодын, моңын үзендә туплаган уникаль продукт, Шуңа бәйле рәвештә, әкият дөньясына чуму халык турындагы күзаллауларны баетырга мөмкинлек бирә, – диде ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры. Аның сүзләренчә, проект Әдәбият елына багышлана. – Әкиятләрне күренекле шагыйрә Луиза Янсуар сайлады, без аларны тәрҗемә иттек һәм редакцияләдек. Әкиятләрне тыңлап һәм карап кына түгел, мөстәкыйль рәвештә укып та була”. Юрий Жуков шунысын да билгеләп үтте: текст, музыкаль һәм иллюстратив материаллардан гыйбарәт 1 мең данә диск республика балалар бакчаларына, мәктәпләренә, балалар иҗаты сарайларына бушлай таратылачак, аларны күчереп яздыру да тыелмый.

“Тормыш агачы” мюзикл-квесты турында аның режиссеры һәм балетсмейстер-куючысы Лилия Баһаветдинова бәян итте. Аның сүзләренчә, мюзиклның бию өлешен “Дорога из города” бию театры коллективы башкара. “Бүген Казанда төрле стильләрдә бии белүче, музыканың барлык төрләре белән таныш сәләтле, әзерлекле яшьләр күп. Спектакльдә дә нәкъ менә шундый яшьләр катнаша, – дип билгеләп үтте режиссер. Алар арасында былтыр балалар арасында үткәрелгән “Евровидение” конкурсында Россия данын яклаган Даяна Кириллова, шулай ук “Дорога из города” бию театрының үсмерләр коллективы вәкилләре, Казан театр училищесы студентлары бар. – Без барлык өлкәннәрне борчыган проблеманы – балаларның буш вакытын гаджетларга багышлавы мәсьәләсен күтәрәбез һәм мюзикл геройларына шундый ук виртуаль уенны милли мотивларга таянып узарга тәкъдим итәбез. Спектакль геройлары квест үтәргә һәм татар фольклоры нигезендә нәрсәгә дә булса өйрәнергә тиеш була”, – дип сөйләде Лилия Баһаветдинова. Аның әйтүенчә, әлеге мюзиклда бер үк вакытта заманчалык та, милли тамырларга мөрәҗәгать тә чагылыш таба. Проект үсмерләр һәм яшьләр аудиториясенә юнәлтелгән җыр, драматургия, бию һәм классик әдәбият синтезыннан гыйбарәт. Ул гади булмаган форматта – уен-квест рәвешендә тәкъдим ителә. Яшь тамашачылар белән диджей, укучы кыз, неформал, геймер һәм компьютер уеннары персонажлары әңгәмә корачак. Җырлар татар һәм рус телләрендә булып, аларның күбесе Габдулла Тукай шигырьләренә язылган, кайберләре рэп рәвешендә башкарыла.

“Дорога из города” бию театрының сәнгать җитәкчесе Айрат Баһаветдинов тәгаенләп узганча, мюзиклда 27 биюче, 12 җырчы һәм төп рольләрне башкаручы 4 актер катнаша, соңгылары – Казан театр училищесы студентлары.

Тамашаның музыка автордашы Юрий Федоров сүзләренчә, җырлар иҗат иткәндә милли төсмерләрнең сыйфатлы Европа яңгырашы белән бергә үреп бирү бурычы куелган.

“Куелган бурыч шактый катлаулы иде. Мюзикл балаларга юнәлтелгән булганлыктан, аларның энергетикасын чагылдыру да зарур иде. Спектакльнең сценарий авторы Элеонора Кашапова һәм “Дорога из города” коллективы белән эшләү бик рәхәт булды. Миңа калса, без куелган максатка ирештек”, – дип фикер уртаклашты ул.

Мюзикл-квест 19 декабрьдә 15.00 һәм 17.30 сәгатьләрдә күрсәтелә.


8
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

5 сентябрьдән башлап 14 ярминкә узган, 26 декабрьгә кадәр тагын 3 ярминкә оештырылачак

Кичә Санкт-Петербургта “Горный” илкүләм минерал-чимал университетының күп функцияле комплексында IV Халыкара мәдәни форум кысаларында III Бөтенроссия ЮНЕСКО кафедралары конгрессының пленар утырышы узды. Анда ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Россия Сәнгать академиясе рәисе һәм президенты Зураб Церетели, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиянең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, Тау университеты ректоры Владимир Литвиненко, Россия Фәннәр академиясе президенты Владимир Фортов һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиянең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавровның конгресста катнашучыларны сәламләү хатын укыды.

ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова IV Халыкара мәдәни форум кысаларында Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуын белдерде. “Мин Владимир Путинга ЮНЕСКО га ярдәме өчен рәхмәтлемен, - диде Ирина Бокова. – Бу киләчәктә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен нигез булып тора”.
“Без ЮНЕСКОның Россиядәге кафедралары белән горурланабыз. 56 кафедра – бу бер илдә иң күп кафедра. Без ЮНЕСКО турында сөйләгәндә, Париждагы штаб-фатирны гына күз алдында тотмыйбыз. Миңа бу көннәрдә ЮНЕСКО биредә, Санкт-Петербургта кебек тоела”, - диде ул.

Утырыш ЮНЕСКОның махсус номинациясендә «За сбережение народа» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы бүләген тапшыру белән тәмамланды.

«За сбережение народа» Гомумроссия хәрәкәте 2009 елда халыкара иҗтимагый хәрәкәт буларак оештырылды. Февральдә гомумроссия статусын алды. Хәзер ул Россиянең 63 төбәгеннән 30 меңнән артык катнашучыны берләштерә. 2011 елда бу хәрәкәт «За сбережение народа» бүләген гамәлгә куйды.

Хәрәкәт идарәсе рәисе Андрей Красильников, хәрәкәт рәистәше, ЮНЕСКО игелекле ихтыяр илчесе, шагыйрь һәм фәлсәфәче Александра Очирова, игелекле ихтыяр илчесе Зураб Церетели ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Боковага, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, “ЮНЕСКО мәктәпләре” проектының РФ дагы  илкүләм координаторы Нэлла Прус һәм башка танылган җәмәгать эшлеклеләренә бүләкләр тапшырдылар.

Аннары Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге республика делегациясе Петропавловск крепостенда “Санкт-Петербургның тарихи үзәге һәм аның белән бәйле һәйкәлләр төркеме”н ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертүнең 25 еллыгына багышланган һәйкәл ачу тантанасында булдылар.

Соңыннан ТР Дәүләт Киңәшчесе IV Халыкара мәдәни форумда алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. “Хәзер республикада мөселман һәм православие һәйкәлләрен торгызу белән шөгыльләнүче безнең команданың форумдагы чыгышы кызыксыну уята алды. Мин Ирина Боковага рәхмәтлемен, ул Татарстанның мәдәни мирасны торгызу белән шөгыльләнүен онытмый. Ул, берничә тапкыр Болгарны Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турындагы сертификатны тапшырганда, Татарстанда булудан алган җылы хис-кичерешләре турында белдерде. Безнең арада үзара аңлашу бар һәм эшне дәвам итәбез”, - дип ассызыклады М.Шәймиев.

“Соңгы вакытта, шул исәптән Петербург формында да, без матди булмаган мирас мәсьәләсен актив күтәрә башладык. Һәр халыкның матур традицияләре бар, мисал өчен, татарларның Сабан туе бәйрәме, рус һәм башка халыкларның да гасырлар буенча сакланган традицияләре бар. Россиянең матди булмаган мәдәни мирасны саклау конвенциясенә кушулуы искиткеч булыр иде”, - диде Минтимер Шәймиев.

Искәртеп үтәбез: ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне Санкт-Петербургка сәфәрендә “Яңарыш” республика фонды башкаручы директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитет рәисе Сергей Иванов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм ТР халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, ЮНЕСКОның шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев озатып йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International