Зәйдә мәдәният идарәсе мәктәпләр арасында ел саен Кыш бабайлар бәйгесе оештыра.
“Энергетик” Мәдәният сараенда шәһәр мәктәпләре арасында быелгы бәйге узды. Анда татар гимназиясе Кыш бабае чыгышы иң яхшысы дип табылды. 5нче мәктәп – II, 4нче мәктәп – III урында. 23-24 декабрьдә мондый бәйге авыл мәктәпләре арасында оештырылачак. Барлык Кыш бабайлар шәһәрдә үзәк чыршы ачылганда Кыш бабайлар йөрешендә катнашачак, дип хәбәр итә ”Зәй офыклары” басмасы.
Татарстан Республикасының халык язучысы, әдәби тәнкыйтьче, вуз укытучысы Мөхәммәд Мәһдиевнең (1930-1995) тууына 85 ел тулу уңаеннан, аның туган төбәге Арча районы Гөберчәк авыл китапханәсендә "Ерагая барган саен, якыная гына барасың" исеме белән искә алу кичәсе үткәрелде.
Укучыларга өлкәннәр язучы турында истәлекләр сөйләде, хәтер яңартты, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре” басмасы.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан театрларына барып тамаша кылучылар саны 136 меңнән артып китәр дип көтелә.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәре – концерт залларына, төрле чараларга бару өчен менә дигән мөмкинлек. Бу чорда Казанда төп концерт заллары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы булачак. Биредә декабрь уртасыннан Яңа ел каникуллары тәмамланганчыга кадәр чаралар каралган.
Республика музейларында да Яңа ел чыршылары, сәхнәләштерелгән тамашалар уздыру күздә тотыла. Аларда 11 меңләп бала катнашуы көтелә. ТР мәдәният министрының берече урынбасары билгеләп үткәнчә, бүген музейлар, экспонатлар саклана торган урын булудан тыш, – балаларны һәм яшьләрне җәлеп итү өчен интерактив мәйдан да. “Музейга килүчеләрнең 70 проценты диярлек – мәктәп укучылары, шул рәвешле, Яңа ел чаралары кысаларында музейларның агарту бурычы гамәлгә ашырыла”, – диде ул әлеге мәсьәлә уңаеннан.
Моннан тыш, бәйрәм чаралары китапханәләрдә, шул исәптән балалар китапханәләрендә дә, каралган. 31 декабрьгәчә биредә интератив уеннар, квестлар оештырылачак.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова сүзләренә караганда, башкалада, традицион рәвештә, Яңа ел шәһәрчеге 41 урында эшләчәк. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында чыршы шәһәрчекләре төзекләндерелгән “Крылья Советов” (24 декабрь) һәм “Континент” (27 декабрь) паркларында ачыла. Быел беренче мәртәбә “КМПО” ААҖ каршындагы Яңа ел мәйданчыгын ачу да планлаштырыла. Биредә 26 декабрь көнне бәйрәм концерты була, сәүдә рәтләре, коймак белән чәй дә каралган.
Киров районының Яңа ел үзәк чыршысы исә 24 декабрьдә Петров паркында ачыла. Мәскәү районының яңартылган “Наратлык” паркынаа 20 метрлы ясалма чыршы урнаштырылачак.
Наталья Гречанникова быел Казанда бәйрәм чараларын уздырудагы төп яңалыкка тукталып, шәһәр урамнары буенча артистлар төялгән 5 мобиль театр йөриячәге турында әйтте. Эстрада һәм цирк осталары 29, 30, 31 декабрьдә һәм 1, 3, 5, 7 гыйнварда 17.00дән 21.00гә кадәр кешеләр күпләп ял итә торган урыннарда, аерым алганда, Казансу яр буенда, паркларда туктап, чыгыш ясаячак.
20 декабрьдән Татарстанда муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршыларының иң матур бизәлешенә конкурс башлана. Ул киләсе елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте. Ул, әлеге конкурсның ТР Җәмәгать палатасы тарафыннан ТР Президенты йөкләмәсе буенча өченче ел рәттән оештырылуын искәртеп, быел аның гомуми приз фонды 10 млн сум тәшкил итә, бу, узган ел белән чагыштырганда, 1 млн 750 мең сумга күбрәк, дип билгеләп узды.
Конкурс 5 номинациядә үткәрелә: “Административ үзәге республика әһәмиятендәге шәһәр булган муниципаль районнарда үзәк Яңа ел чыршысының иң матур бизәлеше”, “Казан муниципаль берәмлеге районнарында үзәк Яңа ел чыршысының иң матур бизәлеше”, “Административ үзәге район әһәмиятендәге шәһәрләр һәм шәһәр тибындагы бистәләр булган муниципаль районнарда үзәк Яңа ел чыршысының иң матур бизәлеше”, “Административ үзәге авыл торак пунктлары булган муниципаль районнарда, шулай ук Тукай муниципаль районында үзәк Яңа ел чыршысының иң матур бизәлеше”, “5 зональ төркем буенча авыл җирлекләрендә үзәк Яңа ел чыршысының иң матур бизәлеше” (район үзәкләреннән кала).
Авыл җирлекләре арасында конкурс 2 этапта уздырыла. Аның беренчесе муниципаль район дәрәҗәсендә үткәрелә. Анда җиңүгә ирешкән авыл тирлеге муниципаль район тарафыннан республика конкурсында катнашуга тәкъдим ителә. Авыл җирлекләре арасында конкурста катнашу өчен республиканың муниципаль районнары 5 зональ төркемгә бүленә. Һәр зона буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Яңа ел чыршыларын бизәлешенең сәнгатьлелек дәрәҗәсе, үзенчәлеге, шулай ук яндагы территориянең бизәлеше (боз шәһәрчекләре, кар сыннары, таулар), үткәрелгән бәйрәм чараларының саны буенча бәяләү күздә тотыла.
Конкурска йомгак ясаганда халык фикерен сораштыру нәтиҗәләре дә, бәйрәм алды һәм Яңа ел чаралары турында республиканың муниципаль районнары сайтларында урнаштырылган хәбәрләр дә исәпкә алыначак.
“Конкурста катнашучыларны саны елдан-ел арта. 2013 елда 36 муниципаль берәмлектән вәкилләр катнашкан, былтыр – 44 муниципаль берәмлектә һәм 26 авыл җирлегеннән. Яңа ел чыршыларына кешеләрнең килүен дә бәяләячәкбез. Чараларның киң күләмлелеге дә төп шартлардан санала”, – дип билгеләп үтте Анатолий Фомин.
Конкурсның нәтиҗәләрен 1 февральгә кадәр игълан итү күздә тотыла.
Республика Хөкүмәте карары нигезендә оешкан һәм Бөек Ватан сугышына багышланган "Виртуаль музей"ның "Иң яхшы корреспондент пункты" конкурсы бара. Сугыш ветераннарының һәм тыл хезмәткәрләренең батырлыкларын мәңгеләштерү максатыннан оештырылган конкурс 31 декабрьдә тәмамланачак, диеләТР Милли музее матбугат хезмәте хәбәрендә.
Республика буенча музейларда, китапханәләрдә, җирле үзидарә башкарма комитетларында 30 дан артык шундый пункт эшли. Аларның максаты − Бөек Ватан сугышы хакында өстәмә мәгълүмат табу, ветераннарның истәлекләрен язып алу, алар турында хатирәләрне онытмау һәм мәгълүматларны туплап, киң җәмәгатьчелеккә җиткерү.
Конкурс 4 номинациядә уздырыла: яңалыклар тасмасында иң актив корреспондент пункты (рус һәм татар телләрендә); мәгълүматларны урнаштыру таләпләренә туры килгән иң тулы һәм сыйфатлы контент; корреспондент пункты эшчәнлеген иң яхшы оештыручы.
Бәйге нәтиҗәләре комиссия әгъзалары тарафыннан 15-30 гыйнварда игълан ителәчәк. Бүләкләү тантанасы февраль аена билгеләнгән.
Бәйге турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Милли музее сайтында http://tatmuseum.ru һәм Бөек Ватан сугышы "Виртуаль музее" сайтында http://tatfrontu.ru/ табырга мөмкин.
Анда “Гариф Ахунов: хәзинәле гомер” китабын тәкъдим итү чарасына да була. Тамашага керү - бушлай
Кичә “ЮНЕСКОның 70 еллыгы, дөнья мәдәни мирасын саклау – глобаль дөньяның ныклы үсеше” IV Санкт-Петербург мәдәни форумының пленар утырышы уздырылды. Дәүләт Эрмитажында узган утырышта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.
Утырышта катнашучылар ЮНЕСКОның Россиядә һәм дөньяда мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендә эшчәнлеге буенча фикер алыштлар. Анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Россия Музейлар берлеге президенты, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский чыгыш ясады.
“Санкт-Петербург - зур язмышлы, зур казанышлар һәм авыр сынаулар узган шәһәр. Ул кешеләренең Икенче Бөтендөнья сугышы елларында көчле рухын хәтерли һәм үзе дә тормышның үлемне җиңүе, кешеклекнең вәхшилекне, рәхимсезлекне җиңү символы булып тора. Монда ЮНЕСКО миссиясенең әһәмияте нык сизелә: кешене саклау һәм үстерү, гуманлык һәм мәгърифәтчелек кыйммәтләрен этәрү өчен дөньяны берләштерү”, - диде Президент Владимир Путин.
Аннары мәртәбәле кунаклар, шул исәптән республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Мария театрына килде, яңа сәхнәдә IV Санкт-Петербург мәдәни форумы ачылу тантанасы узды. Чара кысаларында эстафета Әдәбият елыннан Россия киносы елына тапшырылды. Анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады. “Биредә, бу залда, Россиянең танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, талантлы кешеләр, сәләтле яшьләр, чит ил кунаклары бар. Бу уникаль сәләтләр тупланышы үзенчәлекле атмосфера тудыра, изгелек, камиллек һәм иҗади юмартлык белән тулыландырыла. Бу мәдәният кешелеккә ачкан шул үрләр. Алар, һичшиксез, форум эшендә ориентер булачак. Без Кино елына старт бирәбез һәм Әдәбият елына йомгак ясыйбыз, - дип билгеләп үтте Россия Президенты. - Киләсе Кино елы шундый ук кызыклы, ачык, иҗади булачагына шигем юк, ул безнең җәмгыятьтә югары мораль принципларны һәм эстетик зәвыкларны раслауга тагын бер адым булачак. Безнең кинематографиянең бөек казанышларын искә төшерәчәкбез, Россия киноиндустриясен үстерү өчен иң яхшы чаралар табарга тырышачакбыз”, - диде ул.
Аннары чара Россия киносының танылган артистлары катнашында Россия кинематографиясе тарихы һәм бүгенге үсеше турындагы кызыклы тамаша белән дәвам итте.
13 декабрьдә ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Попечительлек советы рәисеМинтимер Шәймиев җитәкчелегендәге ТР делегациясе, ЮНЕСКОның 70 еллыгына багышланган IV халыкара мәдәни форумда катнашу өчен, Санкт-Петербургка килде. Форумның тантаналы шартларда бүген Эрмитажның төп штабында ачыла.
Кичә кич Татарстан республикасы исеменнән кабул итү чарасы булды, анда ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко, РФ мәдәният министры Владимир Мединский һәм башка рәсми затлар чакырылган иде. Чарада кунаклар заманча шартларда ЮНЕСКО эшчәнлегенең әһәмияте артуы, ЮНЕСКО белән Россия Федерация арасында яңа хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Минтимер Шәймиев, хәзер Татарстан мәдәни мирасны саклау мәсьәләләре белән ныклап шөгыльләнә, күп кенә кунаклар бу процессларның шаһитлары булып тора, дип билгеләп үтте.
Ул ТР Тышкы эшләр министрлыгы һәм РФ Мәдәният министрлыгы каршындагы ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенә, Россия билгеле тәнәфестән соң ЮНЕСКОның 70 еллыгында ИККРОМ да яңадан әгъза булуы өчен рәхмәт белдерде.
Минтимер Шәймиев РФ мәдәният министрына мөрәҗәгать итеп, илкүләм һәм Бөтендөнья мәдәни мирасны саклау эшендә Россия Федерациясенең Мәдәни мирасын саклау турындагы конвенция ратификациясе омтылыш булыр иде, диде. Ул шулай ук Ирина Боковага Россиягә килергә вакыт тапканы өчен рәхмәт белдерде. “Сезнең дөнья илчеләрегез күп, әмма иң баш илче - ул Сез, ә без - сезнең ярдәмчеләр”, - диде.
ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, үз чиратында, IV халыкара мәдәни форумны ЮНЕСКОның 70 еллыгына багышларга карар иткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Безнең юбилей елы даими үсеш алучы һәм Европаның иң җәлеп итүчән мәдәни форумнарының берсе, мондый абруйлы форум белән тәмамлануы зур горурлык, диде.
“Минем өчен Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән ЮНЕСКО дусларын күрү күңелле. Мин Татарстанда үткәрелгән көннәрне дулкынлану белән искә алам. Без Минтимер Шәрип улы белән Казан урамнарында йөрдек, Зөя утрау-шәһәрлегендә, Болгарда булдык. Кешеләр белән аралашканда, аларның бу комплексның тарихи һәйкәлләренә сакчыл мөнәсәбәтен күрдем. Минтимер Шәймиевнең зур лидер һәм аны ни өчен кешеләр яратуын беләм, чөнки ул россиялеләр, татарлар, барлык кешеләр өчен мөһим нәрсәләр белән шөгыльләнә. Мәдәни мирас – ул безнең үткәнебез. Хәзер без мәдәни мирасларны җимерүләрен күрәбез, минемчә, бу кешелеккә каршы җинаять. Экстремистлар кешеләр меңләгән еллар булдырган, гасырлар буе саклаган нәрсәләрне җиңел генә җимерәләр. Алар моны тарихтан курыкканга эшлиләр. Ә без тарихтан курыкмыйбыз, чөнки тарих безне өйрәтә дип саныйбыз. Нәкъ менә тарих дәресләре безне бергә яшәргә, бер-беребезне хөрмәт итәргә, үз мәдәниятебезне белергә һәм башкаларның мәдәниятләрен хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу бик мөһим”, - диде ЮНЕСКО генераль директоры.
Ирина Бокова бу мәдәни форум нәкъ менә шундый юллама белән башланыр дип өметләнә. Россия ЮНЕСКОның күптәнге мөһим әгъзасы, дип билгеләп үтте ул. “Россия һәрвакыт ЮНЕСКО эшчәнлегенең барлык өлкәләренә үз өлешен кертте. Бу ЮНЕСКОның иң күп кафедрасы булган ил. Бүген Россиянең көче – ул мәдәни күптөрлелек”, - дип ассызыклады ул.
РФ мәдәният министры Владимир Мединский, Ирина Бокова фикерен дәвам итеп, хәзер һәйкәлләр һәрвакытта та белмәгәннән генә ишелми, дип билгеләп үтте. “Бокова ханым, алар үз тарихыннан куркалар, дип бик тирәнтен искәрмә ясады. Алар бабалары булдырган һәйкәлләр фонында вак җанлы булып күренүдән куркалар. Нәкъ менә хәзер ЮНЕСКОның әһәмияте нык үсте, чөнки ЮНЕСКО мәдәниятнең безнең артта соңгы чик булуына игътибарны юнәлтеп, безнең истәлек-һәйкәлләрне сакларга тиеш. Аннары - упкын, сугыш. Беркайчан да артка бу адымны атларга ярамый”, - диде ул.
Чарада Россия Фәннәр академиясе президенты Владимир Фортов, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиянең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, ЮНЕСКО игелекле ихтыяр илчесе Александра Очирова, Россиянең халык рәссамы, Россия Сәнгать академиясе президенты Зураб Церетели, «ФосАгро» ААҖ генераль директоры Андрей Гурьев һ.б. чыгыш ясады.
Анда шулай ук Татарстан делегациясе әгъзалары да катнашты: “Яңарыш” республика фонды башкаручы директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитет рәисе Сергей Иванов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм ТР халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Татарстан республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле Ренат Вәлиуллин бар иде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Казан буйлап 5 мобиль театр брендланган автомобильләрдә тамашалар куеп, кешеләрне мандариннар белән сыйлап йөриячәк.
Аерым алганда, 29, 30, 31 декабрьдә һәм 1, 3, 5, 7 гыйнварда гамәлдә булачак шушы күчмә театр һәм цирк артистлары 7 кичтә 140 спектакль күрсәтмәкче. Әлеге мобиль театрлар кешеләр күпләп җыелган урыннарда, мисалга, паркларда, Казансу яры буенда кинәт тукталып, кичке 5тән 9га кадәр 4әр тамаша күрсәтергә планлаштырган.
Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталья Гречанникова шундый мәгълүмат бирде.
Казан кремленың Спас манарасында Яңа ел алдыннан утлардан шоу тәкъдим ителәчәк: 3D-mapping форматында Яңа елга бизәлгән Казан, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Ростов-на-Дону, Владивосток калаларының күркәм урыннары яктырткычлар ярдәмендә сурәтләнәчәк. Ул уникаль шоуны 23 декабрьдән 31енә кадәр һәр кичне 18.00-22.00 сәгатьләрдә күзәтеп булачак.
Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Башкарма комитетның Мәдәният идарәсе җитәкчесе Наталья Гречанникова игълан итте. Аның сүзләренчә, әлеге проект нәкъ менә шушы 6 шәһәрдә бер үк вакытта гамәлгә ашырыла, 23 һәм 30 декабрьдә килүчеләрнең исә үзләрен гигант видеоэкраннан күрү мөмкинлеге бар, чөнки видеога төшерү шушы көннәргә билгеләнгән.