Аларны Казан, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яр Чаллы калалары парк һәм скверларында очратырга мөмкин
Анда нәниләр өчен дә, олылар өчен дә кызыклы концертлар тәкъдим ителәчәк
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең танылган артисты Наилә Гәрәевага “ТР алдындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшырды. Ул күпьеллык иҗади эшчәнлеге һәм татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен бүләккә лаек булды.
Чара ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм директоры Илфир Якупов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Наилә Гәрәевага республикага күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм сәламәтлек, иҗади уңышлар теләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Наилә Хәким кызы Гәрәева 1940 елның 18 ноябрендә туган. 1961 елда Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлаган һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә алынган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыта.
Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты (1967), ТАССРның халык артисты (1976), Россиянең атказанган артисты (2010).
Ленино-Кокушкино авылы Яшьләр үзәгендә китапханә белән берлектә инвалидлар ункөнлеге кысаларында инвалидлар арасында кызыклы чаралар үткәрелде.
Шәле авылы мәдәният йортында, ”Бүләк итәм күңелем җылысын”- дигән зур концерт үткәрелде. Бәйрәм “Зөбәрҗәт” вокаль ансамбленең матур җырлары белән башланып китте.
10 декабрьдә “Парклар һәм скверлар елы” кысаларында районның Җинү паркында “Шатлык” социаль приюты тәрбияче Л.И.Дементьева балалар белән берлектә “Гомер яхшы эшләргә бирелгән” дигән плакатлар һәм буклетлар тараттылар.
Бу фестиваль беренче тапкыр үткәреләчәк
Әлмәт белән Туймазы артистлары урыннарын алыша.
Яңа проектны Туймазы театры режиссеры Байрас Ибраһимов тәкъдим иткән.
Аның тарафыннан 2 ел элек Әлмәт сәхнәсендә куелган, хәзерге көндә Туймазы артистлары да уйнаган “Сагынуларга ни чара?” спектакле тамашачылар өчен күңелле сюрприз булачак. Әлмәтлеләр яңа коллективта үзләрен сынап кайтты инде. Туймазы труппасыннан безнең сәхнәдә уйнаячак актерларны исә 23 гыйнвар көнне күрә алачакбыз, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.
Әлмәт театры өчен мондый тәҗрибә уртаклашу яңалык түгел. Беренче тапкыр 70 нче елларда “Юлдан язган” спектаклендә (реж. Гали Хөсәенов) безнең артист Кави Бариев һәм Камал театры аксакалы, ТР һәм РФның халык артисты Әзһәр Шакиров урыннарын алышкан иде. Шулай бу ике театр актерлары Туфан Миңнуллинның “Сөяркә” спектаклендә дә алмашынып уйнады.
Әлки районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, Татарстан Мәдәният министрлыгы үткәргән “Тылсымлы сандык” дигән конкурста катнашып, 135 мең сумлык грант отты, дип белдерә “Әлки хәбәрләре” газетасы.
Әлеге акчага китапханәчеләр курчак театры оештырырга җыеналар. Шул рәвешле, балаларны китап укуга җәлеп итеп булачак, дип исәпли алар.
Казанда, бөек композитор Людвиг ван Бетховенның тууына 245 ел тулу уңаеннан, шушы юбилейга багышланган халыкара фестиваль узачак.
Проектта П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе хоры, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе хоры, Казан консерваториясенең симфоник оркестры катнаша, дип хәбәр итә җирле консерваториянең матбугат хезмәте. Фестиваль бүген 18.30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында ачылды.