ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2015 ел
дүшәмбе

Яңа корпуста пациентлар өчен дә, медицина хезмәткәрләре өчен дә кирәкле бөтен шартлар булдырылган


ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда төзекләндерелгән Боратынскийлар утарын ачуда һәм утарның төп йортында "Боратынскийлар йортының кичләре һәм иртәләре" дигән яңа экспозицияне тәкъдим итүдә катнашты.

Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, туристлык буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар озатып йөрде.

Мәртәбәле кунаклар өчен утарның төр йорты буенча экскурсия үткәрелде һәм төп экспонатлар күрсәтелде.

"Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Е.А.Боратынский музее - ТР Милли музее филиалы өлкән фәнни хезмәткәре Елена Скворцова сөйләгәнчә, Боратынскийлар йорты дүрт ел элек төзекләндерелә башлаган, шуннан бирле бик күп эш башкарылган.

"Бу йортка 200 елдан артык, ул безнең тарихның өч гасыры шаһиты. Төзекләндерү эшләрен нигезне ныгытудан башладылар, диварларны чистарттылар, нәрсәне саклап калып булуны карадылар. Хәзер без йортны классицизм чорында төзелгән рәвештә күрәбез", - диде ул.  

Әйтергә кирәк, төп йортны реставрацияләгән вакытта 80 проценттан артык агач конструкцияләрне, колонналар һәм  уникаль күпертеп сылап ясалган Боратынскийлар нәселенең гербы сурәтен, Ак бал залын саклап кала алганнар.

Музейның өлкән фәнни хезмәткәре сүзләренчә, эшләрне башкарган вакытта Боратынскийларның ваннасы табылган. "Кечкенә бүлмәдәге идәнне күтәргәч, торбалар  - Казанның беренче суүткәргечләрен күрдек. Ванна үзенчәлекле, ул идәндә урнашкан. Андый ваннаның тиңдәшен мин Санкт-Петербургтагы Юсуповлар сараенда гына күрдем", - дип ассызыклады ул.

Боратынскийлар утары буенча киләчәккә планнар турында сөйләгәндә, Елена Скворцова төзекләндерү эшләре алга таба да дәвам иттереләчәк, дип билгеләп үтте. "Хәзер бездә флигель һәм төп йорт бар. Әмма төп йортта хезмәтчеләр өчен кечкенә генә янкорма булган. Без шунда үзебезнең фондларны урнаштырырга теләр идек. Тагын кунаклар өчен флигель дә булган. Әлегә бездә бер "канатлы" утар, ә теләсә нинди дворян утары ике "канатлы" булырга тиеш", - диде фәнни хезмәткәр.

Боратынскийлар утарында мәдәни-агарту чаралары үткәрү ниятләнә. Туристлар һәм Казан кунаклары бирегә экскурсиягә килә ала. 

 Бүген Казанның Кремль яр буенда Татарстан Республикасы көненә багышланган  "Мәдәниятләр мозаикасы" беренче республика этноконфессия фестивале уза. Чарада ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та булды.

Фестивальдә 4 павильонда Татарстан халыклары ассамблеясының 20дән артык милли-мәдәни мохтарияте тәкъдим ителгән. Павильоннарда милли тәм-томнардан авыз итәргә, милли киемнәр, бизәнү кирәк-яраклары һәм кулдан ясалган башка әйберләр сатып алырга мөмкин. Фестивальдә шулай ук халык кәсепчелеге күргәзмәсе дә эшли, анда Кукмара итекләре, кыйммәтле металлардан ясалган бизәнү әйберләре, иконалар һ.б.лар сатыла. Зөя утрау-шәһәрчегенә багышланган фотокүргәзмә эшли. Шамаил һәм икона ясау буенча мастер-касслар уза.  

Рөстәм Миңнеханов павильон һәм күргәзмәләр белән танышты, аннары җыелучыларга сәламләү чыгышы белән мөрәҗәгать итте. "Мин сезгә уңышлар, нык сәламәтлек телим. Һәркайсыгызга гражданлык позициягез, сезнең активлык, республикабыз, илебез үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәсем килә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар алдында ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да  чыгыш ясады.

Фестивальне оештыруда ТРда яшәүче барлык конфессия вәкилләре катнашкан, алар концерт программасына үзләренең иҗат төркемнәре чыгышларын керткән. Концерт программасында професионаллар да, үзешчән сәнгать коллективлары да бар. Үзешчән сәнгать коллективлары Бөгелмә, Менделеевск районнарыннан, Чаллыдан килгән. Моннан тыш, бәйрәмне Татарстан халыклары ассамблеясе иҗат төркемнәре, шулай ук ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР Дәүләт камера хоры, ТРның атказанган артистлары чыгышы да бизәде. Кич белән яшьләр коллективлары чыгыш ясый, алар заманча эшкәртүдә этник музыка тәкъдим итәчәк. Фестиваль 19.00дә тәмамлана.

"Президент белән бергә" хәрәкәте волонтерлары Кремль яр буенда "Республика тасмасы" акциясен үткәрә: егетләр һәм кызлар теләгән барча кешегә Татарстан флагы төсендәге тасмалар тарата. Бу акция Республика көнен бәйрәм иткән көннәрдә бөтен Татарстан буенча уза.                

ТР Премьер-министры яңа комплексны халыкара класслы медицина үзәкләре белән чагыштырды


ТР Дәүләт Советы Рәисе фельдшерлык-акушерлык пункты һәм балалар бакчасын ачуда катнашты


ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Республика көне уңаеннан, татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

"Мөхтәрәм татарстанлылар! Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем төп дәүләт бәйрәмебез – Республика көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм.

Үткән чирек гасырда без бергәләп бик күпкә ирештек. Татарстан икътисади авырлыкларны җиңеп, уңышлы иҗтимагый-икътисади үсеш юлына басты. Киң җәмгыяви фикерләшүләрдән соң кабул ителгән Стратегия-2030 киләчәккә яңа бурычлар билгеләде.

Без керткән барлык үзгәрешләрнең шиксез өстенлеге – халык ихтыяҗы, кеше капиталын үстерү. Сүз сәламәтлекне саклау һәм белем бирү өлкәләренең яңа сыйфаты, яшәү өчен уңайлыклар тудыру, дәүләт белән гражданлык җәмгыяте институтлары, дәүләт белән шәхес арасында заманча мөнəсəбəт формалаштыру турында бара.

Республика эзлекле рәвештә иҗтимагый-сәяси тотрыклылык һәм тынычлык, төрле милләт һәм дин вәкилләре конструктив бәйләнештә торган территория статусын ныгыта. Бу аеруча бүген – дөньяда борчулы тенденцияләр арткан вакытта бик мөһим. Гражданлык тынычлыгын, милләтара һәм динара татулыкны саклау турында дәүләт белән җәмгыять бергәләп кайгыртырга тиеш.

Алда торган республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнары депутатларын сайлауларда татарстанлылар республика киләчәген билгеләүгә җаваплы карарлар, күчүчәнлек һәм яңарыш тəэмин итәрләр дип ышанам.

Үткән елларның иң әһәмиятле казанышы – республикабызның федераль үзәк белән ныклы һәм нәтиҗәле мөнәсәбәттә булуы. Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәте булышлыгы белән Татарстан илебезнең терәк төбәгенә әйләнде, федерация субъектлары арасында алдынгы урынын ныгытты.

Бүген Татарстан киләчәккә йөз тота. Көчле югары технологияле җитештерү өлкәсе, Иннополис IT-индустрия үзәге, яңартылган яр буйлары, парклар һәм скверлар – болар барысы да үзгәрешләрнең күзгә күренә торган символлары. Югары тизлекле Мәскәү  - Казан магистрален төзү турындагы килешү, яшь талантларны табу һәм аларга булышлык күрсәтү, республикабызга туристларны җәлеп итү буенча барган зур эш тә шуңа юнәлгән.

Татарстанда Универсиада артыннан спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты стартлары уңышлы узды. Бу футбол чемпионаты һәм алдыбызда торган башка беренчелекләр дә югары дәрәҗәдә узар дигән ышаныч бирә.

Иң мөһиме - спорт үсеше күпләгән кешенең тормыш юнәлешен үзгәртә. Сәламәт яшәү рәвеше, кунакчыллык белән горурланырга һәм моңа һәрчак омтылырга кирәк.

Кадерле дуслар! Икътисади һәм иҗтимагый үзгәрешләр, тотрыклылык һәм җәмгыяви татулык, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрү көчебезгә һәм иң кыю мәсьәләләрне чишә алу сәләтенә ышанычыбызны ныгыта. Сезгә хезмәтегездә зур уңышлар, бәхет һәм иминлек телим. Бәйрәм белән! Татарстан Республикасы көне белән!" - диелә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нургали ул Миңнеханов мөрәҗәгатендә.  

Бүген, Республика көнендә, Казан Кремлендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләре тапшырылды. 59 хезмәт алдынгысы бүләкләрне тантаналы төстә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кулларыннан кабул итеп алды.

Рөстәм Миңнеханов республиканың төп бәйрәме көнне хезмәт алдынгыларын бүләкләү күркәм традициягә әйләнгәнен ассызыклады. "25 ел эчендә Татарстанның яңа дәүләтчелегендә олы юл үтелде, казанышларыбыз байтак. Бүген без - яңа социаль йөзле, яңа традицияләргә ия булган алдынгы җәмгыять. Республикабызның киләчәге, перспективасы социаль һәм сәяси тотрыклылыкта, милләтара һәм конфессияара татулыкка, икътисади потенциалга, татарстанлыларның фидакарь хезмәтенә нигезләнә. Хезмәт алдынгыларын бүләкләү республиканың изге традициясе булып тора. Эшчеләр, авыл хезмәтчәннәре, интеллектуаль сектор вәкилләре - барлык хезмәткәрләр республикабыз үсешенә лаеклы өлеш кертә", - дип ассызыклады Татарстан лидеры. Ул дәүләтнең гомуми бурычы хезмәт кешесенең абруен күтәрү булуына басым ясап, үсеп килүче буынны да шушы рухта тәрбияләү зарур булуын билгеләде.

"Бүгенге шартларда һөнәри әзерлеккә һәм кешеләр белән эшчәнлеккә яңа таләпләр куела. Иң яхшы җитәкчеләрнең бүген безнең белән залда булуы сөендерә", - диде ТР лидеры.

Р.Миңнеханов көндәлек намуслы, фидакарь хезмәте белән республика данын күтәргән хезмәткәрләргә рәхмәтен җиткереп, бүләкләнүчеләрне бәйрәм һәм лаеклы бүләкләр белән тәбрикләде, ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, иминлек теләде.

Алга таба бүләкләү тантанасы башланды. Дуслык Орденына "КАМАЗ-Автоспорт" коммерцияле булмаган партнерлык вәкилләре - техник директор Владимир Губа, шулай ук йөртүче-сынаучылар Андрей Каргинов һәм Андрей Мокеев лаек булды. Шушы ук оешманың йөртүче-сынаучысы Владимир Рыбаков һәм автомобильләрне ремонтлау буенча слесаре Игорь Девяткин II дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлары өчен" орден медале белән бүләкләнде.

Тантанада, Россия һәм Татарстанның мактаулы исемнәреннән тыш, шулай ук, беренче тапкыр "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен" орден медале тапшырылды. Бу бүләккә ТР Язучылар берлеге әгъзасы, язучы Мәдинә Маликовага, Республика клиник онкологик диспансерының эндоскопия бүлеге мөдире - табиб-эндоскопист Владимир Муравьев, "Просто Молоко" компаниясе генераль директоры Марат Моратов, "Серго исемендәге завод" җитештерү берләшмәсе генераль директоры Радик Хәсәнов, "Ак Барс Буа" ширкәтенең 2 нче филиалында бозау караучы булып эшләүче Роза Хөсәенова лаек булды.

РФ Дәүләт Думасының физик тәрбия, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Марат Бариев ТРның атказанган яшьләр сәясәте хезмәткәре исеменә лаек булды. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинга Россия Федерациясе Президентының мактау грамотасы тапшырылды. Шагыйрь сүз алып: "Бүләк алу, әлбәттә, күңелле, минем тыйнак хезмәтләремә бәя биргән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсем килә. Дөресен генә әйткәндә, Россия алдында ул кадәр зур хезмәтләрем юктыр, ләкин мин гомерем буе каләмем, депутатлык мандаты белән үземнең туган халкыма, туган республикабызга хезмәт иттем. Нәкъ менә бүген Президентыбыз кулларыннан шушы бүләкне алу минем өчен бик кадерле, чөнки чирек гасыр элек шушы көнне Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә Татарстанның мөстәкыйльлеге турында декларация кабул иттек. Форсаттан файдаланып, декларацияне кабул иткәндә керткән кечкенә өлешемне билгеләп үтәсем килә: мин Югары Советның президиум әгъзасы, Татарстанның халык депутаты, декларация проектын әзерләүдә комиссия әгъзасы буларак, шушы эштә кайнаган, сессиядә чыгыш ясаган кеше, - дип билгеләп узды Роберт Миңнуллин. Чыгышының азагында ул Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп: Сезне Президент итеп күрү бик куанычлы. Сезгә президентлык дәрәҗәсе бик килешә", - диде.

Татарстан лидеры аның сүзенә җавап итеп: "Хезмәтегез Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен. Татарстанда татарларның 30 проценты гына яши, калганнары-  Россия төбәкләрендә, чит илләрдә. Сезгә башкарган эшләрегез өчен бик зур рәхмәт, бу тырышып эшләп алынган бүләк", - диде.

Бүген, Республика көнендә, ТР муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырылып килә торган республика смотр-конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы уздырылды. Конкурста җиңүгә ирешкән муниципаль берәмлекләргә һәм учреждениеләргә автомобильләр һәм микроавтобуслар ачкычларын Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды. ТР Парламенты бинасында булган тантанада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һ.б. катнашты.

Искәртеп үтик: смотр-бәйге 2011 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту. Конкурсны ТР Муниципаль берәмлекләр советы оештыра.

Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: “Барыгызны да чын күңелдән иң төп һәм кадерле бәйрәмебез – Республика көне белән котлыйм! Сезгә исәнлек-саулык телим! Киләчәктә дә республикабызга тырышып хезмәт итәргә язсын!” – дигән теләкләрен җиткерде. Ул бүгенге тантанага республикабызның нигезен тәшкил итүче кешеләр җыелганлыгын ассызыклап, иң җаваплы вазифаның – халык белән аралашу, проект-планнарны гамәлгә ашыруның җирлекләр, районнар һәм шәһәрләр җилкәсенә төшүен билгеләп узды.

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы билгеле бер сәбәпләр аркасында муниципаль җирлекләр дәрәҗәсенә игътибарның һәрвакытта да тиешле кадәр юнәлтелмәве турында әйтеп, елга 2 тапкыр муниципаль берәмлекләр арасында конкурска йомгак ясауның яхшы традициягә әйләнүен искәртте. “Чынлыкта, җирлекләр – безнең кайгыртуга мохтаҗ бик мөһим звено. – диде ул бу уңайдан. – Безнең эштә оперативлык һәм мобильлек зарур. Бүген тапшырыласы автомобильләр – ниндидер көйсезлек чагылышы түгел, ә тормышыбызда авторучка, компьютер кебек алыштыргыз, республикабыз халкы файдасына тиз һәм оператив эшләргә мөмкинлек бирә торган чаралар” – дигән фикердә Рөстәм Миңнеханов.

Ул бүген күп санлы республикакүләм, федераль һәм муниципаль программалар тормышка ашырылуын искәртеп, моның барысы татарстанлыларга юнәлтелүен билгеләп узды. “Без бүген бергәләп 5 елга 1 тапкыр төп имтиханны тапшырабыз: алдыбызда эшебез турында хисап тотып, киләсе мандатны алу бурычы тора. Әлеге мандатны алу өчен без тырышып эшләргә һәм нәтиҗә күрсәтергә тиеш, – дип мөрәҗәгать итте Татарстан лидеры муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә. Ул Татарстанда соңгы чирек гасырда, бигрәк тә соңгы 5 елда, бик күп эшләр башкарылуына игътибар юнәлтеп: – Татарстанның бүгенге рейтингы – уртак эшчәнлегебез нәтиҗәсе. Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә тәртип булмаса, республика Президенты, җирлекләрдә тәртип булмаса, район яки шәһәр хакимияте башлыгы яхшы була алмый. Димәк, без – бер команда. Һәрберегезне аяусыз хезмәтегез, республикабыз үсешенә, димәк, Россия үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәтемне белдерәм” – дип чыгышын йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Минсәгыйть Шакиров конкурс лауреатларын Республика көне алдыннан бүләкләүнең күркәм традициягә әверелүен билгеләп үтте. Ул конкурста, муниципаль берәмлекләрдән тыш, шәһәр округларыннан муниципаль учреждениеләрнең дә катнашуына игътибар юнәлтте. Чыгыш ясаучы сүзләренә караганда, 5 ел эчендә җәмгысе меңнән артык транспорт чарасы тапшырылган.

Чарада Питрәч муниципаль районының Пимәр авыл җирлеге башлыгы Әлмирә Галиева лауреатлар исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде, тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә сүз бирде.

Бүген "Казан Кремле" музей-тыюлыгында Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музееның яңартылган экспозициясе ачылды. Яңа экспозицияләр белән беренче булып Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов танышып чыкты. Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин озата йөрде. Музей буенча экскурсияне "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов уздырды.

Яңа экспозицияләр ТАССРның 95, Татарстанның 25 еллыгына багышлап ачылган. Музей экспозицияләре татар халкы дәүләтчелеге традицияләренә нигез салынуның төп этапларыннан гыйбарәт. Экспозицияләрдә төрки-татар дәүләтчелегеннән, һуннардан алып Идел буендагы урта гасыр дәүләтләре яшәгән чорлар чагылыш таба. XX гасырда яңа тарих чорына аерым бүлек багышлана. Экспозицияләрне яңарту юнәлешендә башкарылган эш нәтиҗәсендә, музейда кайбер бүлекләр яңа яктан тәкъдим ителә, интерактив материаллар да шактый күп. Экспозицияләрне карап, Монгол империясенә, Алтын Урдага, Алтын Урдадан соң барлыкка килгән дәүләтләргә нигез салыну процесслары белән танышырга мөмкин. Музейның мини-кинозалы да бар, анда XX гасырның сирәк архив кадрларын күрергә була.

Рөстәм Миңнеханов музейда башкарылган эшләрдән канәгать калды һәм музейда экскурсовод эшен оештырырга йөкләмә бирде. Аның әйтүенчә, музейда татар халкының тарихы турында җентекләп сөйли алырлык, килүчеләрнең сорауларына җавап бирерлек белгеч булырга тиеш.

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә Татарстанның бер төркем мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

"Россия Федерациясенең атказанган артисты" мактаулы исеменә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры артистлары Артем Белов и Нурлан Канетов лаек булды. "Татарстанның халык артисты" исеме Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Искәндәр Хәйруллинга бирелде. Кинорежиссер, "Татарстан Республикасы кинематографистлары берлеге" оешмасының идарә рәисе Илдар Матуров һәм М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов "Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе" исеменә, шушы ук театр артисты Олег Ивенко - "Татарстан Республикасының атказанган артисты" исеменә лаек булды. "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме Татарстанның Мәдәни мирас үзәге җитәкчесе Илзирә Кузьминага бирелде. "Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре" исеменә "Татмедиа" АҖ генераль директорының корпоратив үсеш буенча урынбасары Сөмбел Таишева һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International