ЯҢАЛЫКЛАР


29
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Һәр төрле  гадәттән тыш хәлгә  әзер булып торырга кирәк. Моңа  ирешү юлларын, шулай ук  көтелмәгән катлаулы хәлләр вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген гражданнар оборонасы белгечләре яхшы белә. Алар барлык  белгәннәрен халыкка да җиткреә. Яз башында, төгәлрәге, 1 мартта  - Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә.

Һәр машина йөртүче өчен  борчулы тема -  автомобиль тәрәзәләрен тонировкалау. Бер яктан  бу  пыялаларга караңгы төстәге пленка  ябыштыру -  зур кагыйдә бозу булмаса да,  икенче яктан – бу  турыдан-туры  машина йөртүчегә хәрәкәт  иткәндә күз күрүчәнлеген чикләү сәбәпле, юл-транспорт вакыйгасына эләгү куркынычы   белән бәйле.

ЮХИДИ хезмәткәрләренең  даими рәвештә рейдлар үткәрүенә дә карамастан,  кагыйдә буенча тонировкаланмаган автомобильләр саны кимеми. Мәсәлән,  узган елда  район юлларында  әлеге статья буенча  160тан артык тәртип бозу ачыкланды. 2016 ел башында  шундый 11 административ хокук бозу теркәлде. Күпләрне штраф салу да куркытмый.

РФ  юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча  автомобильнең  алгы тәрәзәсен тонировкалау тыела.  Билгеләнгән нормалар буенча  җилдән саклый торган пыяланың өске өлешенә 14 сантиметрдан да киңрәк булмаган  тонировка полосасы ясарга  мөмкин. Алгы ишекләрнең ян тәрәзәләрен тонировкаларга ярый, әгәр  яктылык үткәрүчәнлеге 70 проценттан  ким булмаса.  Арткы тәрәзә пыяласын һәм  арткы ишекләрнең  ян тәрәзәләрен бернинди чикләүләрсез тонировкаларга мөмкин. Әлеге таләпләрне бозган өчен  административ штраф 500 сум тәшкил итә. Машина йөртүчеләрне штраф кына түгел, ә  юл-транспорт  вакыйгасына  юлыгу,   юлда үзеңә һәм башкаларга зыян китерү куркынычы борчырга тиеш.

Шоферлар  ел саен  техтикшерү үткәндә  тиешенчә тонировкаламауның  автомобильнең төзеклеге турында документ бирмәүгә сәбәп булып торуын исәпкә алырга тиеш.

Кайберәүләр,  оперативлык штрафтан коткарып кала, дип исәпли һәм  ЮХИДИ  инспекторы туктатуга тонировканы  куптарып ташларга ашыгалар. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре  туктатканнан соң тонировканы алып ташласаң нәрсә була? Бу очракта  машина йөртүчегә  тонировка өчен штраф барыбер салыначак, чөнки ул   яктылык үткәрүчәнлеге тиешле дәрәҗәдә булмаган автомобиль белән  идарә иткән өчен җәза булып тора.

Машина йөртүчеләр тонировка турында төрле фикердә. Нигездә,   юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы  (мәсәлән,   куркынычсызлык каешларын эләктермәү)  шоферлар  машина тәрәзәләрен тонировкалау яклы. Калганнары  закон таләпләренә аңлап карый.

- Машина тәрәзәләрен тиешенчә тонировкалау юлда йөрүгә комачауламый, мин, мәсәлән, андый машинада үземне яхшырак хис итәм, - ди питрәчле Илфат Зарипов. – Ә менә кагыйдә бозган очракта -  ул  күрү мөмкинлеген киметә, бигрәк тә, төнлә. Минемчә, бу дөрес  чара.

 


2015 елда  район юлларында машина йөртүчеләргә  тәрәзә пыялаларын  таләпләргә туры китереп тонировкаламаган өчен 164 штраф  салынган. 2016 ел башыннан  шундый 11 административ хокук бозу ачыкланган.

Питрәчтә  2006 елгы яшүсмерләр арасында  хоккей турниры, шулай ук  Ватанны саклаучылар  көненә башгышлап,  мәктәп укучылары арасында  биатлон буенча  район беренчелеге үтте.

Район мәдәният бүлеге питрәчлеләрне яңа кызыклы иҗади бәйге белән сөендерде. Бу юлы сәхнәгә  авыл җирлеге башлыклары,  мәктәп, китапханә, предприятие җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре чыкты.  Аларга иҗади бәйгедә катнашырга  җирле мәдәният учреждениеләре вәкилләре ярдәм итте.

ХЕЗМӘТ ЭШЧӘНЛЕКЛӘРЕН ТУКТАТКАН ПЕСИОНЕРЛАР (2015 елның 1 октябреннән 2016 елның 31 мартына кадәрге чорда)   пенсия фондына тиешле тәртиптә  гариза тапшыра ала. Анда  эштән китүне раслаучы документ теркәлергә тиеш. Гаризаны карап чыкканнан  соң   киләсе айдан индексацияләнгән иминият пенсиясе түләнә башлаячак.  Яңа кагыйдәләр  иминият пенсияләрен алучыларга гына кагыла.

Дәүләт программасы кысаларында төбәкләр 10,4 млрд сум акча алган

3 мең гектардан артык сугарулы җир төзү һәм реконструкцияләү, 60тан артык буаны һәм гидротехник корылмаларны торгызу планлаштырыла

Бу узган елның әлеге чорыннан 134,6 тоннага күбрәк

Бүгенгә дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләрнең эш урыннары шартларына махсус бәяләүне уздыру өчен тиешле нигезләмә эшләнмәгән

Республика районнарында әлегә бал кортларының үлү очраклары ачыкланмаган


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International