Декабрьдә Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәре уздырыла. Бәйрәм чаралары Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге тарафыннан оештырыла.
Аерым алганда, Татар мәдәнияте көннәре кысаларындагы беренче чара 9 декабрьдә үткәрелгән. Казан кинокомпанияләренең берсе “Ленфильм” кино үзәгендә “Рудольф Нуриев. Рудик” фильмын тәкъдим иткән. Моннан тыш, 12 декабрьдә Милли әдәбиятлар китапханәсендә “Төньяк-көнбатыш төбәктә татар халкы тарихы: үткәннән – киләчәккә” дигән темага фәнни-мәдәни конференция уздырылган.
Иртәгә, 15 декабрьдә, ТРның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегендә “Санкт-Петербург Рәшит Гыйләҗев рәсем сәнгатендә” дип аталган күргәзмә ачыла. Рәшит Гыйләҗев – Санкт-Петербургның күренекле рәссамы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Шул ук көнне төбәкнең татар җәмәгатьчелеген тагын бер зур вакыйга көтә: Каюм Насыйри институтының Санкт-Петербургта үзәге эшли башлар дип планлаштырыла. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты карамагында булдырылган Каюм Насыйри институты халыкара мәдәни-белем бирү үзәкләре челтәре ярдәмендә Россия төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә татар телен җәелдерүгә юнәлтелә. Институтның Санкт-Петербургтагы үзәге эшчәнлеге кысаларында татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар, Казан мөгаллимнәре катнашында татар әдәбияты буенча лекцияләр, фәнни конференцияләр оештыру күздә тотыла.
17 декабрьдә Санкт-Петербургның татар интеллигенциясенең тагын бер күренекле вәкиле – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, сынчы Винера Абдуллинаның “Татарларым” күргәзмәсе эшли башлый.
19 декабрьдә Санкт-Петербургның Красносельский районында “Луч – Нур” милли мәдәният йортын ачу тантанасы уздырыла. “Татар-информ” МА алдан хәбәр иткәнчә, бу Россиянең төньяк-көнбатышында төзелгән беренче Татар милли-мәдәни үзәге булачак. Гомуми мәйданы 1 мең кв.мдан артык булган әлеге йорт бинасы татар эшмәкәре, химаячы Габделбәр Алимов акчасына төзелгән. Анда семинарлар, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, мәдәни-күңел ачу чаралары уздыру өчен каралган урыннар, татар биюенә һәм җырына өйрәтү өчен класслар, шулай ук гыйбадәт залы урнашачак. Киләчәктә шушы ук бинада татар милли һәм мөселман киемнәре, татар компакт-дисклары, сувенирлары һәм китаплары кибете ачу күздә тотыла. Моннан тыш, татар телен өйрәтү, татар халык ашлары буенча курслар оештырылыр, хатын-кызлар клубы эшләр дип көтелә. Төрле яшьтәге кешеләргә исәпләнгән милли китапханә фонды булдыру да планлаштырыла.
Татар мәдәнияте көннәрен 20 декабрьдә 18.00дә “Мюзик-Холл” театрында Татарстанның сәнгать вәкилләре катнашындагы зур концерт белән ябу күздә тотыла. Концертны ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТРның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге оештыра. Анда татар эстрадасының әйдәп баручы җырчылары һәм Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашуы көтелә. Концерт ТР Хөкүмәтенең Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә яшәүчеләргә Яңа ел алды бүләге булачак. Анда керү – бушлай.
Бу хакта ТРның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлмәттә “Снежость” хәйрия фестивале бара. Ул Әлмәт төбәге балаларына – чын мәгънәсендә Яңа ел бүләге. Күңелле тамаша карау өстенә, аларның һәрберсенә Кыш бабай күчтәнәчләре дә таратыла.
Район башкарма комитеты җитәкчесе аны ачу тантанасында “Римера”, ЧТПЗ компанияләре төркеменә һәм “Алнас” ка шундый күркәм балалар бәйрәме оештырганнары өчен рәхмәтен җиткерде. Әлеге фестиваль Чиләбе торба-прокат заводы тарафыннан 2003 елдан бирле үткәрелә. Әлмәткә ул быел бишенче тапкыр килде. Нәни тамашачыларга Мәскәүнең курчак театры “Игра в каракули” спектаклен, Чаллының драма театры “Щелкунчик” әкиятен тәкъдим итте. Билетлар Әлмәтнең 2500 баласына өләшенгән, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.
Күргәзмә “Château des Quintarets” замогы хуҗалары, “Россия – Франция мәдәни күпере” ассоциациясе, музей хезмәткәрләре берләшмәсе ярдәмендә оештырыла
РФның халык артисты Эдгард Запашный 15 декабрь 13.00дә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында (Декабристлар урамы, 2нче йорт) узачак матбугат конференциясе кунагы була.
Эдгард Запашный Казанда 2016 елның 2-6 гыйнварында узачак "Конструктор" тамашасы турында сөйләячәк.
Сөйләшүгә ММЧ вәкилләре чакырыла. Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон адресы буенча узарга мөмкин.
Иртәгә, ягъни 12 декабрьдә Татарстанда бердәнбер Велосипед тарихы музее эшли башлый. Казанда ул “Родина” мәдәни-күңел ачу үзәге (Бауман ур., 44/8) территориясендә урнашкан. Ачылган көнне музей буенча экскурсия, квестлар, балалар зонасы һәм кофе-брейк оештыру каралган. Бу көнне керү – бушлай, дип хәбәр итә оештыручылар.
Экспозициядә исә дөньяның төрле илләрендә - Англия, Германия, Россия, Франция, Швейцария, Япония, Латвия – 1869 елдан бүгенгә кадәр чыккан 50 данә велосипед тәкъдим ителәчәк. 1869 елда мастер Ephrem Jean тарафыннан Франциядә ясалган велосипедка анда махсус урын бүлеп бирелгән.
Әлеге музей дүшәмбедән алып шимбәгәчә сәгать иртәнге 10нан кичке 10га кадәр ачык.
Самоварлардан күргәзмә оештырылган иде
Бу ялларда, ягъни 12-13 декабрьдә Казандагы “Смена” заманча мәдәният үзәгендә (Б.Шаһиди урамы, 7нче йорт) Кышкы китап фестивале уздырыла. Анда 2 меңләп кеше катнашуы көтелә.
Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә фестивальнең программа директоры Кирилл Маевский хәбәр итте. Очрашуда шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева һәм “Ad Marginem” нәшрияты баш мөхәррире Михаил Котомин катнашты.
Кышкы китап фестивален “Смена” заманча мәдәният үзәге, Казан мэриясе белән берлектә, уздыра. Кирилл Маевский искәртеп үткәнчә, бу төр интеллектуаль әдәбият фестиваленең ТР башкаласында дүртенче тапкыр оештырылуы. Аның төп чарасы, традицион рәвештә, китап ярминкәсе булачак. Биредә теләгән һәркемгә Россия, шул исәптән Татарстан нәшриятларының китап масс-маркетына кертелмәгән заманча әдәбиятын нәшрият бәяләре буенча сатып алу мөмкинлеге булдырыла. “Быел Кышкы китап фестивале сәнгать темасына багышлана. Бу, үз чиратында, чара кысаларында каралган лекцион программа эчтәлегендә дә чагылыш таба”, – дип билгеләп узды ул.
Аерым алганда, иртәгә 14.00дә Мәскәү кунаклары – “Гараж” заманча сәнгать музее кураторы Екатерина Иноземцева һәм Михаил Котомин катнашында “Сәнгать 1900 елдан башлап: модернизм, антимодернизм, постмодернизм” китабын һәм “Garage Pro” китаплар сериясен тәкъдим итү планлаштырыла. Шул ук көнне 15.30да Россиянең күренекле рәссамы Ирина Корина белән очрашу була. С.Г.Строганов исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясенең коммуникатив дизайн кафедрасы доценты, дизайнер Дмитрий Мордвинцев 17.00дә китап архитектурасы һәм дизайны турында лекция укыячак. Илнең әйдәп баручы нәшриятлары вәкилләре катнашында “Ни рәвешле китап нәшер итү хоббига яки гомер эшенә әверелә” дигән темага түгәрәк өстәл 18.30га билгеләнгән.
13 декабрьдә 12.30да архитектор, язучы, “Tatlin” нәшрияты баш мөхәррире Эдуард Кубенский белән очрашу оештырылыр, 14.00дә тарихчы, Россия дәүләт гуманитар университеты доценты Анна Котомина СССРда, Россиядә үзешчән медиа тарихы турында бәян итәр дип көтелә. Шул ук көнне 15.30 сәнгать белгече, галереячы, арт-тәнкыйтьче, рәссам Лиза Плавинская “Совет китап графикасы авырлыгы һәм нәфислеге”, 17.00дә фәлсәфәче, “Синий диван” фәлсәфи-нәзари журналы баш мөхәррире Елена Петровская “Сәнгатьтән нәрсә кала?” дигән темага лекция укыячак. КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты мөгаллиме, дин белгече Илшат Гыймадиев исә фестивальдә катнашучыларны татар шамаиленең традицияләре һәм заманча үзенчәлекләре белән таныштыруы планлаштырыла.
Кирилл Маевский сүзләренчә, фестиваль кысаларында балаларга юнәлтелгән программа да шактый киң күләмле, ул да сәнгать темасына багышлана. Сабыйлар өчен китап ясау, аны иллюстрацияләү һ.б. буенча кызыклы мастер-класслар, әдәби викториналар оештыру күздә тотыла.
Казан Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева әйтүенчә, ТР башкаласында дүртенче тапкыр оештырыла торган бу төр фестиваль матур традициягә әйләнеп бара, казанлыларда шактый кызыксыну уята. Ул фестивальдән фестивальгә анда катнашучылар да, тәкъдим ителгән нәшриятлар саны да артуына, кызыклы очрашулар, мастер-класслар оештырылуына игътибар юнәлтеп, казанлылар тарафыннан бу әдәби чара көтеп алына, дип ассызыклады.
“Ad Marginem” нәшрияты баш мөхәррире Михаил Котомин фикеренчә, китап – шәһәр тормышының аерылгысыз өлеше. Китап кибетләреннән башка кала тиешле дәрәҗәдә үсеш ала аламый.
“Казанда уздырыла торган китап ярминкәсе – уникаль күренеш. Провинцияләрдә ярминкәләр шактый еш уза, әмма, күп очракта, алар “өстән” кушканга, билгеле бер истәлекле дата уңаеннан, оештырыла, – дип сөйләде ул, Казан китап ярминкәсенең халык соравы буенча уздырыла башлавына басым ясап. Михаил Котомин фестивальне уздыру вакытының дөрес сайлануына игътибар юнәлтеп: – Декабрь уртасында барыбыз да Яңа ел каникулларына әзерләнә. Бу – нәшриятларга елга йомгак ясау өчен менә дигән вакыт булса, катнашучыларга – бүләк алырга уникаль мөмкинлек. Ярминкәдә китап кибетләрендә табып булмый торган яхшы, кызыклы китаплар тәкъдим ителәчәк, – диде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Россиядә нибары 2 мең китап кибете исәпләнә, чагыштыру өчен: Германиядә аларның саны 5 меңгә җитә. – Бездә китаплар бик күп, әмма китап кибетләре аз. Бу төр ярминкәләр Россиядә чыга торган китаплар күптөрлелеген күрергә мөмкинлек булдыра”.
Ул “Опера җырын иң яхшы башкаручы” номинациясендә беренчелекне яулады
Татарстанда Кырым татарлары ансамбле гастрольләре бара
абдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Пермь крае районнарына гастрольләргә җыена.
Театр коллективы пермьлеләргә “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз” (Илдар Юзеев) спектаклен тәкъдим итә, кече яшьтәге тамашачылар исә “Ак Барс маҗаралары”н (Рафис Корбан) тамаша кыла ала, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.
Гастрольләр 14-17 декабрь көннәрендә Яңа Ашап, Үдик (Куземьярова), Байавыл (Елпачиха), Барда һәм Бөреҗледә узачак.