ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

18 декабрь көнне сәгать 19.00 дә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Наилә Гәрәеваның юбилей кичәсе була.

Актрисаны юбилее белән котларга дип татар, башкорт, рус театр коллективлары килә. Кичәгә Татарстан Республикасы җитәкчелеге дә чакырулы.

Наилә Гәрәева инде 25 ел яшь артистларга белем бирә. Юбилей кичәсендә аны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында үзе укыткан укучылары да котларга әзерләнә.

Кичәдә 20 декабрьдә булачак “Исәнме, улым!” премьерасыннан өзек тә күрсәтелер дип көтелә.

Мәгълүмат өчен: Наилә Гәрәева 1940 елның 18 ноябрендә Казан шәһәрендә туган. 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлаган һәм Татар дәүләт академия театрында эшли башлаган.

Артистның 1960 еллар ахырында иң игътибарга лаек рольләренең берсе – кыргыз язучысы Ч. Айтматов әсәре буенча үзбәк режиссеры Т.Ходжаев сәхнәләштергән “Гүзәлем Әсәл” спектаклендә Әсәл роле. Әлеге роль аңа зур танылу китерә һәм әлеге роль өчен 1967 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырыла.

Наилә Гәрәева - лирик пландагы танылган актер. Беренче чорда яшь кызлар, соңыннан төрле характердагы драматик һәм комик образлар иҗат итә. Аның талантына трагизм белән сугарылган тирән, тынгысыз тойгылар, драматик кичерешләр хас. Геройлары нәзакәтле, күтәренке рухлы, шигърилекләре белән сәхнәдә аерым бер мохит тудыра.

Наилә Гәрәева хәзер дә театрның иҗат тормышында кайнап яши. Бүген ул танылган таҗик язучысы Барза Абдураззоков пьесасы буенча “Исәнме, улым” спектаклендә Әни роле өстендә эшли, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.


30
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүгенге мөселман өммәтендә ялган дини төркемнәр барлыкка килүгә бәйле вазгыять, традицион булмаган исламга каршы торуның идеологик ысуллары турында сү

Ул РФ мөселман дизайнерлары берлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла

7 нче тапкыр үткәреләчәк фестиваль үз эченә берничә чараны берләштерә

Татарстанда шушы көннәрдә көнбагыш һәм кукуруз уңышын җыю тәмамланачак , дип хәбәр итте кичә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә.

Ассоциациянең эшчәнлеге республикада ат үрчетүчеләрнең, фәнни хезмәткәрләрнең, белгечләрнең һәм ат яратучыларның көчен берләштерүгә юнәлдереләчәк

Карантинга дучар чүп үләне киң таралган

Халыкка, дүртнең берсен үстереп бирү шарты белән, 27 меңгә якын каз бәбкәләре өләшенгән булган


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International